Газ өчен бурыч җыйма

2015 елның 7 июле, сишәмбе

1 июльдән халык куллана торган табигый газның 1 куб. метры 5 сум 16 тиен булды. Норматив буенча исәпләгәндә, айга бер кеше башына ул 61 сум 92 тиенне тәшкил итә.

Тагын шунысын искәртеп үтәбез: газ буенча бурычы булганнар аны яңа тариф буенча түләячәк. Счетчик күрсәткечләрен һәм даими түләүләрне өйдән чыкмый гына дәүләт хезмәтләре аша http://usluqi.tatarstan.ru порталында биреп һәм түләп барырга мөмкин. Берен­че тапкыр портал аша эш иткәндә квитанциягездәге махсус штрих-кодны кертергә кирәк. Болардан тыш, абонетларга газ счетчикларының, һава суыру каналларының төзеклеген тикшереп, өйдән озакка чыгып киткәндә төп газ килүче краннарны ябып чыгып китәргә киңәш итәбез. Әгәр дә инде газ исе сизәсез икән, теләсә нинди оператордан 104 номерын җыеп, авария-диспетчер хезмәтен чакыртырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International