Шушы көннәрдә генә Үрдәк күле буеннан уздым.
Елның кайсы вакыты булмасын, монда балык тотарга яратучылар күп йөри. Ләкин күл буендагы камышлыклар янында аунап яткан чүп-чар калдыклары күңелне төшерде. Аларны җыеп алыйммы әллә дип уйлаган идем, янәшәдә чүп савыты күренмәде. Бәхеткә каршы, икенче көнне шушы күл буенда өмә оештырылды. Әлеге энтузиастлар шәһәр Советы чакыруы буенча үз теләкләре белән килгән. Аларны чын мәгънәсендә республикабызда башланып киткән “Будет чисто” экологик хәрәкәтендә катнашучылар дияргә була. Үзләренең табигатьне һәм чисталыкны сөючеләр икәнлеген раслап, алар кеше йөри торган сукмакны чүп үләннәреннән чистартып чыккан, чәчәк түтәлләрен йомшартып, чүп үләннәрен утадылар. Шәһәр уртасындагы парк һәм скверлардан тыш, Минзәләбездә кайгыртуга, ярдәмгә мохтаҗ елга-күлләр күп әле. Парклар һәм скверлар елын истә тотып, шулай ук “Будет чисто” экологик хәрәкәтенә кушылып, башка минзәләлеләр дә шушы энтузиастлар үрнәгенә иярер, бәлки?
Флүрә МУСИНА