Туган төбәк – йөрәк түрендә

2015 елның 3 июле, җомга

Изыскательләр бистәсендәге ТОС-5 җитәкчесе Валентина Автулева тарафыннан оештырылган микрорайон бәйрәменең максаты – җәмгатьчелектә шәһәр тормышына кызыксыну уяту, йорт яны территорияләрен тәртиптә тоту, төзекләндерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтү иде.  

Бәйрәмнең өченче урта мәктәп ишек алдын­да үткәрелүе дә отыш­лы – территориясендә яшүсмерләр, яшьләр үз иткән спорт мәйданчыгы эшләп тора. Валентина Николаевнаның бәйрәм программасын төзегәндә игътибарны өлкән буын­га да (бәйрәм ветеран­нар хоры белән башла­нып китте), үсеп килүче яшь буынга юнәлтүе дә нык сизелде. Уку елын уңышлы тәмамлаган Да­рья Панарина, Алина Хаметова, Лилия Латы­пова, Александра По­пова, Зилә Зиязетдино­ва кебек 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларының исемнәре аталды, алар­га алкышлар астында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Лилия Ла­тыйпова яшьтәшләренә җыр бүләк итте. Яшь спортчыларның чыгыш­ларын күзәтеп торган ми­крорайонда яшәүчеләр спорт мәйданчыгының нинди әһәмиятле роль уйнавына игътибар итми калмагандыр.

Ыгы-зыгылы тор­мыш авырлыкларына бирешмичә, озак еллар тигезлектә, иңне-иңгә куеп гомер итүче үрнәк гаиләләр дә чакырыл­ган иде бәйрәмгә. Әйтик, Сысоевлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Виктор Константинович 40 ел­лык машина йөртүче ста­жына ия булса, Алевтина Сергеевна 37 ел буена телеграфта эшләгән. Хезмәттә дә, гаилә тор­мышында да тотрыклы­лык, дип Валентина Ав­тулева аларның 55 ел бергә гомер кичерүләрен әйтеп үтте. Ермаковлар гаиләсе. Фома Федо­рович та 57 ел машина йөртүче булып эшләгән, быел аңа 80 яшь тул­ган, хатыны Ирина Адыловнаның хезмәт юлы төзелеш белән бәйле, 34 ел төзелештә эшләгән. 50 ел буе тигез гомер кичереп ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Мондый үрнәк гаилә- ләр аз түгел микрорай­онда. Быел бергә гомер кичерүләренең 55 ел­лыгын билгеләп үтәчәк Павел һәм Анисья Вар­ламовлар шундыйлар­дан, шулай ук Вячеслав һәм Ульяна Санников­лар, Михаил һәм Анна Котельниковлар, Ана­толий һәм Раиса Мень­шовлар, шулай ук Роза һәм Мансур Мухамет­диновлар, Галина һәм Николай Юриннарның исемнәре аталды. ТОС җитәкчесе тагын озак ел­лар тигезлектә бәхетле гомер кичерегез дип аларны халык алдын­да котлады, истәлекле бүләкләр тапшыр­ды, алар хөрмәтенә җыр яңгырады. Быел үзләренең гомер бәй- рәмнәрен билгеләп үтүче озын гомерле хезмәт ветераннары да, сугыш ветераннары Зи­наида Тарасова, Әзһәрия Шакирова бәйрәм түрен- дә булды.

Безнең дәвамчылары- быз, дип яңа өйләнешкән парлардан Дарья Деми­на белән Евгений Мень­шагинны, Ксения Вы­шенская белән Алексей Петровны котлаганнан соң, сәхнәгә яшь парны – Олеся белән Евгений Барсениновларны чакы­рып, яңа туган нәниләре белән котлады Валенти­на Автулева. Күпбалалы Ирина белән Александр Донсковларны, Эльвира Грядушкинаны тәбрикләү дә алкышларга күмелде.

Әлеге микрорайонда күпкатлы йортлар күп, шуңа күрә торак-ком­муналь хуҗалыгына бәйле проблемалар да аз түгел. Мондый ча­кларда тиз генә кемгә мөрәҗәгать итәсең? Әлбәттә, йорт буенча җаваплы кешегә. Алар безнең яклаучыларыбыз да, саклаучыларыбыз да дип, Валентина Ав­тулева үз бурычларына җаваплы караган үрнәк “старшийларны” сәхнәгә чакырды. Алар арасында Зоя Корнева, Усман Ка­дыйров, Нина Фадеева, Фәридә Нигъмәтуллина, Галина Борисова, Вера Сидорова, Валенти­на Горохова исемнәре яңгырады, шулай ук йорт буенча җаваплы Роза Погорецкаяга, Нина Ба­ровага, Лидия Дмитри­ева, Татьяна Федотова, Энҗүдә Сабирова, Зәкия Ханова, Флера Спиридо­нова, Анна Скороходка рәхмәт сүзләре әйтелде, йорт яннарын, подъезд­ларны чисталыкта тоту­га ирешүләре билгеләп үтелде.

Бәйрәмдә ТОС җитәк- чесенең микрорайонда яшәүчеләр арасындагы оста кулларны игъти­бардан читтә калдырма­вы куандырды. Биредә кул эшләре күргәзмәсе оештырылуы – шуның дәлиле. Ринат һәм Ольга Нәҗмиевләр, Зоя Кор­нева, Наталья Кирпич­никова, Ирина Будрина, Фаягөл Камаева, Рида Вәлиева, Фәүзия Хари­сова тәкъдим иткән кул эшләнмәләрен халык кызыксынып карады, күңелләрен салып баш­карган эшләнмәләрен сатып алучылар да, за­каз бирүчеләр дә булды.

Бәйрәмнең кызыклы үтүе, шул ук вакытта призлар белән тулы­ландырылуы Идарәче компания җитәкчесе Ви­талий Цветковның, ПМК Минзәлә җитәкчесе Олег Ильин, Илгиз Саттаров, Луиза Токарева, «Чел­ны хлеб», «Ангелина», Наилә Бариева кебек эшмәкәрләрнең спон­сорлык ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә ирешелде, – диде Валентина Авту­лева.

акцент

Сүз дә юк, бәйрәмне оештыруга зур көч ку­елган. Алга таба мондый чараларны халык күңелендә истә калырлык итү өстенә, фай­далы итеп оештыруга да игътибар бирел­сен иде. Әйтик, быел Парклар һәм скверлар елы булуын искәртү, пропагандалау зыян итмәс иде. Халыкны табигатьне саклау эшчәнлегенә, яисә республикада баручы “Будет чисто” яшьләр экологик хәрәкәтендә катнашуга җәлеп итү дә бик урынлы булыр иде. Менә шул чакта җәмәгать үзидарәләре җитәкчеләре үз участокларында иҗтимагый проблемаларны чишүдә чыннан да “вожаклар”га әверелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International