Футболчыларыбыз алга бара

2015 елның 3 июле, җомга

Татарстан чемпионатының икенче лигасында чыгыш ясаучы Минзәлә футболчылары 9 очко туплады. Биш уен өчен бик күп ул. Әйе, Түбән Каманың профессиональ футболчыларына 6:0 белән оттырдылар. Әмма “КамАЗ” һәм Биектауны (4:1) җиңделәр.

4 июль көнне футбол җанатарлар белән беррәттән яратмаган һәм моңарчы карамаган минзәләлеләр 17 сәгатьтә Изыскательләр бистәсендәге стадионга килеп көч биреп утырсалар, бөгелмәлеләрне дә җиңәрбез, алла бирсә! Безнең командада Минзәлә тарихында иң көчле капкачы Владислав Архипов тора бит. Ул Радик Гайсин җитәкләгән район электр челтәрләрендә эшли. Яшь футболчыларыбызның тагын бер көчле теләктәше пәйда булды. Егор Юдинның волейболчыларны хөрмәт итүе хакында без бик күп яздык. Ул хәзер яшь футболчыларга да ярдәм итә. Ә алар киләчәктә олылар командасының нигезен тәшкил итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International