Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия яки эшкә яраксыз затны карау буенча компенсация түләүләре (1200 сум), эшкә яраксыз иждивенецлары булу сәбәпле өстәмә түләүләр алучылар, ягъни студентлар, укучылар, җәйге чорда түләүле практика узалар, өстәмә акча эшлиләр икән – бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр.
Туендыручысын югалту буенча яшь кешеләр, кагыйдә буларак, пенсияләренә социаль өстәмә дә алалар. Бу өстәмәләр пенсионерның матди керемнәрен һәм пенсиясен кушкан очракта да барлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан (2015 елда – 6310 сум) түбән булган очракта түләнә. Укучы яки студент эшкә урнашкан очракта бу әлеге сумманы узып китә һәм социаль өстәмәләр алуга хокук бетерелә.
Шулай ук рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта эшкә яраксыз затларны (80 яше тулган пенсионерлар, 1 группа инвалидлар, инвалид балалар, даими тәрбия таләп итүче өлкәннәр) карау буенча түләүләр алу хокукы да бетерелә.
Эшкә урнашу һәм өстәмә түләүләрне туктатып тору хакында хәбәр итү өчен паспорт, иминият танык- лыгы, хезмәт килешүе, хезмәт таныклыгы (яки эшкә урнашуны раслаучы башка документ) белән Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде хезмәт периоды тәмамлангач, әлеге түләүләрне кабат алу өчен паспорт, СНИЛС һәм беркайда да эшләмәүне раслаучы документ белән кабат Пенсия фонды идарәсенә барасы була.
Әгәр дә Песия фонды идарәсенә эшкә урнашканлык хакында мәгълүмат килеп ирешми икән, киләчәктә укучыларга һәм студентларга законсыз рәвештә алынган акчаларын кире кайтарырга туры килә.
Эльвира ХӘБИБУЛЛИНА,
ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды начальнигы