Укучылар арасында эшче һөнәрләргә кызыксыну уятуның иң үтемле чарасы булып аларны гади хезмәт кешесе эшләгән производствога алып бару, эш процессы белән таныштыру, күзәтү тора.
“2014-2020 елларга мәшгуль- лек үзәгенең эш программасы” һәм “2014-2020 елларга ТРда эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру“ подпрограммалары кысаларында һәм шулай ук “Хуҗәмәт РМЗсы яуланган казанышлар һәм яңа үрләр юлында” проекты нигезендә шәһәребезнең гомумбелем бирү мәктәпләре, гимназиянең 7нче сыйныф укучылары өчен мәшгульлек үзәге әлеге заводка экскурсия оештырды. Экскурсиянең максаты һәм бурычлары булып укучылар арасында инженерлык һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларның абруен күтәрү, Хуҗәмәт РМЗсының тарихы, казанышлары, эшләп чыгарган продукциясе белән таныштыру, эшче һөнәр ияләренә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү тора.
Экскурсия программасы чараларга бай булды. Балалар иң элек завод эшләп чыгарган продукция күргәзмәсе белән таныштылар. Цехларда бөртек чистарту машиналарының ни рәвешле җыелуын, детальләр эшләнешен, эшчеләрнең нинди эшләр башкаруын күзәтү, алар белән әңгәмәләр кору балалар күңеленә хуш килде. Булачак машиналар өчен тимер чималларны лазер станогында кисү, бораулау, тишү, эретеп ябыштыру, фрезерлау процессын күргәч, балаларның күзләре очкынланды. Күңелле моментлар моның белән генә бетмәде: балалар завод ашханәсендә төшке аш ашадылар, үзәк һәм завод әзерләгән истәлекле бүләкләр дә алдылар.
Экскурсия балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдыргандыр һәм, бәлки, кемнәрдер киләчәктә үз тормышларын эшче һөнәрләре белән бәйләр дигән теләктә калабыз.
Руслан Хасанов, 1 нче мәктәп:
– Заводка экскурсия бик ошады. Бик уникаль завод. Ә булачак һөнәремә килгәндә, әле сайламадым. Шулай да эшче һөнәрләр буенча азмы-күпме тәҗрибәм бар – әти белән эретеп ябыштыру эшләренә йөрим. Өйрәнгән һөнәрләрем киләчәктә кирәк булыр дип уйлыйм.
Эмиль Маснабиев, 2 нче мәктәп:
– Экскурсия ярдәмендә районыбызда шундый зур завод эшләвен белдек, монда тырышып эшләүче һөнәр ияләре белән таныштык, аларның эш процессын күзәттек, күптөрле станоклар күрдек. Әлеге сәяхәт киләчәктә безгә һөнәр сайлаганда уйланырга җирлек булып торачак.
Эльвира Әхмәтова, 3 нче мәктәп:
– Заводтта ир-егетләрнең генә түгел, хатын-кызларның да эшләве, аларның двигательләр җыюы, үз хезмәтләрен яратып башкарулары һәм аннан канәгать булуы – әлеге нәфис затларга карата бездә хөрмәт хисе уятты.
Айдар Вагыйзов, гимназия:
– Әлеге предприятиедә эшләүче кешеләр гади хезмәтләр башкаралар кебек, ләкин һәр һөнәр билгеле бер белем һәм күнекмәләр таләп итә. Күргәнебезчә, завод яңа технологияле станоклар белән тулыланып тора, ә бу исә компьютерны белү, физика, химия кебек фәннәрне тырышып үзләштерүне таләп итә. Авыр металл эшләнмәләр белән эш итү өчен шулай ук физик көч тә кирәк.
Татьяна САМИГУЛЛИНА, мәшгульлек үзәге директоры