Кырымга, иҗат командировкасына

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективына сөенечле хәбәр –“Театр. Чехов. Ялта” дип исемләнгән театр сәнгатенең VII Халыкара фестиваленә чакыру килде.

Фестиваль 3-13 сентябрьдә Кырымда, Ялта шәһәрендә узачак. Тәкъдим ителгән спектакльләрдән оештыру комиссиясе Гаяз Исхакый әсәре буенча куел­ган “Сөннәтче бабай” әсәрен сайлап алды.

Фестивальдә Иран, Мисыр, Португалия, Беларусь республикасыннан, Казахстаннан, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула шәһәрләреннән килгән театр коллективлары катнашачак. Театр Симферополь, Бак­часарай шәһәрләрендә кырым татарлары белән очра­шуны, гастрольләр оештыруны күздә тота, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International