Татарстан Республикасы ДОСААФының региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе республика советы идарәсе карары нигезендә Минзәлә автомәктәбе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г.Столяров исемендәге Күчмә вымпел белән бүләкләнде.
ТР ДОСААФының Мин- зәлә автомәктәбе начальнигы Сергей Топоров коллективның эшчәнлеге һәм ничек итеп күчмә вымпел алуга ирешүләре турында түбәндәгеләрне сөйләде.
– Минзәлә автомәктә- бенең төп юнәлеше – РФ Кораллы Көчләре һәм халык хуҗалыгы өчен “С” категорияле машина йөртүчеләр әзерләү. Кораллы Көчләргә бел- гечләр әзерләү өчен республика хәрби комиссариаты тарафыннан бирелгән планны тулысынча үтәп киләбез. Тулаем алганда, безнең автомәктәп бөтен төр категориядәге машина йөртүчеләрне дә әзерләү белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә укыту- матди базасы укыту оешмаларына карата куелган барлык таләпләргә җавап бирә. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча өч, автомобиль төзелеше буенча өчәр сыйныф бар, юл-транспорт хәрәкәте вакытында беренче ярдәм күрсәтү, гомумгаскәр әзерлеге буенча класслар, компьютерлар классы, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү класслары, тир, машина йөртүчеләргә инструктаж үткәрү өчен дә класслар бар.
Автопарк 10 җиңел, 5 йөк автомобилен, бер автобусны һәм бер МТЗ-80 т р а к т о р - э к с к а в а т о р ы н берләштерә.
57 ел эчендә мәктәбе- без 42 меңнән артык төрле категориядәге машина йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. Аны тәмамлап чыгучылар безнең районда гына түгел, районнан читтә дә уңышлы эшләп йөриләр.
Занятиеләрдә теоретик белем алу процессында гомуми гаскәр әзерлеге буенча да белем бирелә. Стройда йөрү һәм физик әзерлек бүлекләре шундыйлардан. Эшебез курсантларга хәрби бурычларын үтәргә яхшы әзерлек бирүгә юнәлдерелгән. Укыту процессы белән беррәттән, хәрби-патриотик тәрбия дә игътибар үзәгендә. Безнең РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбе, “Веста” яшьләр үзәге белән берлектә, район хакимияте һәм ветераннар советы булышлыгы белән шәһәр һәм сигез авыл җирлеге буенча “Хәтер вахтасы, каһарманнар эзе буйлап” дигән инде традициягә әверелеп баручы авто- узышны быел да үткәрде. Аның чираттагысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Автомәктәп юл хәрәкәте иминлеге буенча ЮХИДИ бүлекчәсе белән актив элемтәдә тора. Машина йөртүчеләр дисциплинасын тикшерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буенча (әйтик, “Автоледи”, “Автосыйныфның иң яхшы укучысы” конкурслары) уртак чаралар үткәрелә. Автомобиль мәктәбендә “Спутник” картинг-клубы эшли. Хәзерге вакытта секциядә район урта мәктәпләреннән 9-13 яшьлек 14 укучы шөгыльләнә.
Автомәктәп коллективында эшлекле атмосфера, Кораллы Көчләр һәм халык хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча җиткерелгән задание ел саен үтәлеп килә, кадрлар составы тотрык- лылыгы белән аерылып тора.
Флүрә МУСИНА