“Күләгәдә” калмасын

2015 елның 23 июне, сишәмбе

– Район буенча ремонтланасы терлекчелек объектлары саны шактый, шуңа күрә темпны бүгеннән үк арттырырга, шул ук вакытта ремонтның технология шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән булуына әһәмият бирергә кирәк. Бу эш “күләгәдә” калмасын, – дип ремонт темпын арттыру бурычын куйды район башлыгы Айдар Салахов.

Фермаларны капремонтлау буенча дәүләт программасы кысаларында узган ел Минзәлә районында 8 хуҗалыктагы фер­малар капремонтланды. Мон­нан тыш район хуҗалыклары терлекчелек комплексларын үз көчләре белән дә ремонтлый­лар, моның буенча төзелеш бригадаларына гына салын­мыйча, авыл эшчәннәре өмәләр оештыра.

Тулбай фермасында 400 башка исәпләнгән корпуста 200 баш савым сыеры, 110 баш симертүдәге үгезләр, 270 баш буаз таналар бар. Торак эчләре чистартыл­ган, стеналары агартылган- дезинфекцияләнгән, идәннәр яңартылган, сөтүткәргечләр бу­ялган. Ремонтны хуҗалыкның бухгалтерия һәм Урыс авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре белән берлектә башкарып чык­каннар. Ике атна барган өмәдә 36 кеше эшләгән.

– Җәйге лагерьдагы маллар кайтарылуына барысы да әзер булып торгач, күңелебез тыныч, – диде “Вахитов” хуҗалыгы җитәкчесе Ринас Хаматдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International