Рус теленнән БДИ – «икеле»сез

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Быел рус теленнән БДИне районда 86 укучы тапшырды, узган елдагы кебек, барлык унберенче сыйныф укучылары да минималь баллар исәбенә сыешты.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

Узган елдагыга караганда уртача балл 5,73 баллга артты, ул 68,3 балл тәшкил итте. Бер чыгары-лыш укучысы БДИ буенча иң югары билге алды, ул 1 нче урта мәктәптән Айгөл Юнысова (укытучысы - Вера Троицкая). Әйтергә кирәк, узган ел бу фән буенча 100 балл җыйган укучы булмаган иде. 21 укучы “5” ле билгесе алды.

Шулай ук, география буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле. Бу фәнне 1 нче урта мәктәптән ике укучы тапшырды, икесе дә яхшы нәтиҗәләргә иреште (укытучылары –Зөфәр Ишморатов). 11 нче сыйныф укучысы Булат Сабирҗанов 77 балл җыйды һәм “5”ле билгесен алды. Икенче укучы 62 балл җыйды. География буенча уртача балл 70 балл тәшкил итте, бу узган елгы нәтиҗәләргә караганда югарырак, – дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Солтанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International