Кадрәк гомумбелем бирү мәктәбен 5 бала тәмамлады.
Сыйныфта укучы 2 егет – Илдус Мияссаров һәм Камил Хуҗин татар-башкорт көрәше белән мавыгалар, шактый гына күрсәткечләргә, җиңүләргә ирешкәннәр. Илдус Татарстан беренчелегендә үз авырлыгында өченче, “Эльдорадо” электроника кибетләр челтәре призы ярышында ел саен беренче, икенче урын, район буенча чаңгы ярышларында икенче һәм өченче урыннарны алган. Ә Камил шулай ук 2 разрядлы көрәшче, көрәштә үз авырлыгында Әгерҗе, Сарман, Минзәлә районы чемпионы булып калган, баскетболны ярата. Гөлинә Биктимерова да спортны бик ярата, район күләмендә үткән чаңгы, йөгерү ярышларында ул алдынгы урыннарны алган. Гөлинә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Диплом, 4 нче Бөтенроссия иҗади конкурсын- да ике иҗади эш белән катнашып лауреат һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Ул шулай ук мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган укучыларның 2 төбәкара укуларында катнашучы сертификаты белән бүләкләнгән. Гөлинә район олимпиадаларында даими катнаша, информатикадан – беренче, рус теленнән – икенче, татар теленнән – икенче, татар теле әдәбиятыннан өченче урыннарны яулаган. Ул 10 сыйныфны Яр Чаллы шәһәренең 52 мәктәбендә укыячак. Рәмилә Гыйлаҗетдинова тырыш, талантлы, спектакльләрдә рольләрне оста уйный, җырларга ярата, 9 сыйныфтан соң укуын Чаллы шәһәренең педагогия көллиятендә дәвам итәчәк. Гөлнара Кәлимуллина бик тырыш, тыйнак, булган, хезмәтне ярата, табигатьне күзәтә. Илдус белән Камил Чаллы шәһәренең “Калкан” мәктәбенә укырга китәчәкләр.