Район олимпиадаларында Илназ Якупов информатикадан беренче, физикадан өченче урынга ия булган. Ранис Шияпов хокук белеменнән призлы урын алган. Альбина Сөләйманова биологиядән призер булган. Ә Марат Нәбиуллин шорт-трек буенча ярышта катнашып, призлы урын алган. Илназ Әлмәт дәүләт нефть институтына, Альбина Ижау медицина институтына, Илназ Якупов Казан дәүләт энергетика, Марат Нәбиуллин һәм Айнур Сафин Казан федераль университетына укырга керергә җыеналар. Хуҗәмәт урта мәктәбенең 9 сыйныфын 20 бала тәмамлады. Район авыллары мәктәпләре буенча иң күп укучылы сыйныф. Алар район олимпиадаларында актив катнашканнар. Линар Талипов химиядән, Айсылу Гәрәева физика фәне һәм сәнгать өлкәсендә җиңүче, Айнур Юсупов геология һәм тормыш иминлеге нигезләре, Фәргать Талипов – физик культура, Сөмбел Сираева татар теле әдәбияте фәненнән призер булганнар. Бу сыйныфта укыган малайлар аеруча көрәшне үз иткән. Данияз Гыйльфанов, Фәргать Талипов, Айнур Вәлиуллин район ярышларында үз авырлыгында һәрвакыт беренче урыннарны яулаган. Республикада татар-башкорт көрәше буенча үз авырлыкларында Фәргать белән Айнур өченче урын алып кайтканнар. Балаларның яртысы 10 сыйныфта укырга калачак, калганнары Чаллы шәһәренең сәүдә, төзелеш техникумында, колледжларда укуларын дәвам итәргә телиләр.