Яшь әти-әниләр үз инициативалары белән, осталыкларын кулланып, төзелеш материаллары калдыгыннан металл ватыкларыннан Изыскательләр урамының 2/1 йорты янында үзләренең балаларын кайгыртып, балалар мәйданчыгы булдыралар.
Аларның сүзләренчә, бу йортта барлыгы 22 бала – Евгений Елшанский гаиләсендә (Матвей, Арина, Злата), Динар Нуриев гаиләсендә (Сафина, Дамир), Григорий Курлыков гаиләсендә (Ярослав, Алекса), Эльмир Нигъматуллин гаиләсендә (Азалия, Әмир), Владимир Мерзляков гаиләсендә (Алена, Эвелина). Дамир Фәрхетдинов та бу эшкә үз өлешен кертте. Йорт янындагы балалар мәйданчыгы күз алдында үсә: балалар өчен яңа корылмалар барлыкка килә, аларны матур коймалар белән әйләндереп алалар. Күргәнебезчә, знергияле кешеләр һәм яхшы ата-аналар өчен мөмкин булмаган нәрсәләр юк. Башта алар гаражлар артындагы участокны чистарттылар, агач төпләрен төпләп бетерделәр, иске куаклыкны казып алдылар, ике гаражның арткы стенасы чыккан урынны чистарттылар. Шуннан соң ком алып килделәр, балалар монда уйнарга килә башладылар. Ахыргача төзекләндереп бетерергә уйлыйлар: башта комлык ясадылар, аның өстенә тимердән эшләнгән гөмбә куйдылар (аны Динар ясады). Евгений агач эшләрен башкарды – койманы һәм комлыкны ясады. Соңыннан турникка алындылар, Владимир казыды, турник астына бетон җәйде, баганалар какты. Григорий эретеп ябыштыручы Динарга булышты. Эльмир күршеләренә төзелеш эшләрендә булышты. Коймага кирпеч астыннан чыккан поддоннар ярады.
Ирина Христофорова, Юля Елшанская һәм Гөлнур Нуриевалар ирләренә булыштылар. Алар өчәүләп койманы төрле күңелле төсләргә буядылар: сары, яшел, зәңгәр төсләр балалар бакчасына караганда да матур килеп чыкты. Алга таба кайгыртучан әтиләр гөмбәне буярга җыеналар, мәйданчыкка чыга торган ике гараж стенасын балалар рәсемнәре белән бизәргә уйлыйлар (алар инде ярдәмгә кемгә мөрәҗәгать итәселәрен планлаштырды- лар). Иң мөһиме шунда, алар читтән бернинди матди ярдәмсез эшлиләр (аларга беркем дә бер тиен акча бирмәде), үз акчаларын, фантазияләрен кулланалар. Аларның хезмәте мактауга лаек, бөтен эшләр дә буш вакытларында эшләнелә. Үзләренең нәниләре өчен аларга эшләү кызганыч түгел. Йортның тәрәзәсеннән ата- аналарга балаларын карап торырга уңайлы, йорт яны территориясе дә төзекләндерелә