Тагын бер программа

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Районда таналарны максатчан үстерү программасы белән беррәттән, күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнарны арттыруга да максатчан, ныклап торып керешелде.

Быел күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнар күләме шактый артты. Лю­церна, костер белән беррәттән, коз­лятник үләнен яңадан безнең басу­ларга кайтару башланды. “Чулман” агрофирмасының Ашпала авылы янын­дагы басуларга 60 гектар үлән чәчелде. Шул уңайдан үткән очрашуда район башлыгы Айдар Салахов быел печән әзерләү планы үтәлергә тиешлеген та­гын бер кат ассызыклады. Кыска арада сыйфатлы азык әзерләү өчен көнгә бер пресслау агрегаты кимендә 100 рулон төрергә һәм район буенча көн саен ике мең тонна печән әзерләргә омтылырга кирәк дигән бурыч куйды. Су баса тор­ган тугайларга да козлятник чәчеп кал­дырыр өчен орлык тупларга кирәк була­чак.

Күпьеллык үләннәрне чабу, кипкәнен төргәкләү темпы көчәя бара. Әмма ба­судан ташып өеп куелган печән күләме әлегә 2500 тонна гына. План буенча ул 16137 тонна булырга тиеш. Аны нигездә беренче кат чабылган үлән белән үтәргә кирәк. Быел Бикбау, Яңа Маҗын болыннары да хуҗалыкларга бүлеп биреләчәк.

Гадәттәгечә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр беренчеләрдән булып яфрак азык әзерләүгә керештеләр. Шәһәр предприятиеләренә дә задание җиткерелде. Бәйләнгән яфрак азыкның күләме 35310 данә булырга тиеш. Әмма эшләүчеләр саны гына дөреслеккә туры килми, бугай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International