Марилар бәйрәменә каһин килде

2015 елның 16 июне, сишәмбе

ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча Татарстан халыклары Ассамблеясе булышлыгы белән Минзәлә районының Калтак авылында мари мәдәниятенең Семык традицион республика бәйрәме узды. Анда республикабызның 11 районыннан, шулай ук Удмуртия һәм Марий Эл республикасыннан – барлыгы 15 фольклор коллективлар катнашты

 Бәйрәмдә 300 дән артык кунак бар иде. Символик рәвештә куелган үзәк урамга кергән өлештә милли киемнәр кигән авыл халкы ипи-тоз белән каршы ал­дылар. Өйләрдә өстәлләр мари милли кухнясы ри-зыклары белән бизәлгән иде. Бәйрәм мәйданда де­легация йөрү белән башланды. Тумыр мари барабаны астында үзенең яраннары белән каһин (жрец) килеп керде. Ул дога укыды һәм азыкны (ботка һәм коймак) изгеләндерде һәм бәйрәмчә милли костюмнар кигән кызлар аны кунакларга тараттылар. Соңыннан Семык бәйрәменең флагын күтәрделәр. Аның флагын күтәрү өчен “Мари кас” ансамбленең олы кешесе Сания Әхмәтханова чакырылды. Борынгы бәйрәмне район башлыгы Айдар Салахов ачты һәм катнашучыларны кайнар котлады. “Бердәм Россия” депутат фракциясе җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы комите­ты рәисенең мәгариф һәм фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары Анастасия Исаева, бәйрәмне оештыручыларны, дәрәҗәле кунакларны, район халкын котлады һәм рәхмәт әйтте. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау хатын укыды, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Пре­зиденты

 департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарә начальнигы Данил Мостафин, Та­тарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты Советы җитәкчесе Николай Владимиров һәм башкалар чыгыш ясады. Николай Владимиров “Мари кас” ансам­бле җитәкчесе Эльмира Асмановага мари мәдәниятен саклап кала алганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды, ә Мәдәният йортына – плазмалы телевизор бүләк итте.

Мәйданга бер-берсен алыштырып фольклор коллек­тивлар чыкты. Чәчәкләр кебек ачык костюмнар, дәртле биюләр Семык бәйрәмен ямьләндереп торды.

Бәйрәм кунаклары ак эскәтердә изге теләкләрен калдырдылар. “Мари ишегалды”на кермичә узмады­лар, ул борынгыча эшләнгән, анда фин-угор көнкүреше һәм мәдәнияте чагыла.

– Монда без борынгы заманда мариларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен, нәрсәләр кулланганын күрсәттек. Боларның барысын да без саклап кала ал­дык, хәзер моны яшь буын күрә ала, без шуңа шатла­набыз. Күп кенә әйберләргә 100 елдан артык, – дип Калтак урта мәктәбенең география укытучысы Римма Арсланова үзенең фикерләре белән бүлеште.

Биредә – мари ишек алдында “Мари гүзәле – 2015” конкурсы узды. Кызлар мари мәдәнияте турында белемнәрен күрсәтте, дәртләнеп биеделәр, тәкыя үрүрдә осталыкларын күрсәттеләр. Безнең мари гүзәле Калтак авылыннан Антонина Димухаметова икенче урынга чыкты. Бәйрәм үткәрү урыны кул эшләнмәләре күргәзмәсе һәм милли кухня ашамлыклары белән тулган иде. Бөтен яктан халык җырларын ишетергә, дәртле биюләрне күрергә була иде. Бәйрәм финалын­да “Семык” флагын Мөслим районы вәкилләренә тап­шыру булды.

белешмә өчен:

Семык – мари милли бәйрәме, җәй җиткәнен белгертә. Бәйрәмнең төп идеясе – үлгәннәрне искә алу һәм хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышлар сорау.

Семык бәйрәме турында тулырак сез menzeia ru сайтында фотогалерея һәм видео бүлегендә та­ныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International