Кәнфитле сабантуй

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Урыс авыл Сабантуе да кайнар тәбрикләүләрдән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен – “Органик Групп Чулман” ҖЧҖнең бер төркем хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән башланып китте.

Директор Линар Ахунов компаниянең кыр батыры – механизатор Василий Калинин исемен атады. МТЗ- 82 тракторында язгы кыр эшләре чорында 45 норма смена эш башкарган кыр батыры компания исеменнән тәкә һәм телевизор белән бүләкләнде. Сабантуй

үткән “Вахитов” хуҗалыгы җитәкчесе Ринас Хаматдинов авыл эшчәннәрен, якташларын сабантуй белән тәбрикләгәч, мәйдан уртасына әлеге хуҗалыкның хезмәт алдынгылары белән кыр батыры – Фәнил Сахапов чакырылды. Ул МТЗ-1221 тракторында 39 нормасмена эш башкарган. Фәнилгә дә тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Табыннар муллыгы өчен алны-ялны белми хезмәт куйган алдынгыларны тәбрикләү мизгеле алкышларга күмелде. Шунысы бар, элек халык сабантуйларына сәүдә нокталарыннан тәм-том, кием-салым алырга дип тә чыкса, хәзер күбрәк әнә шулай кызыклы тамаша, уен-көлке карап, ял итеп утырырга дип чыга. Читтән килгән танылган җырчыларны күрергә дип чыгучылар да аз түгел. Урыс авылындагы сабан туена да тынылган җырчы Эльмира Сөләйманова килгән иде. Үзебезнең театр артистлары да сабан туена ямь өстәде. Ленар Минимуллин моңлы җырларын бүләк итте, аның иҗат төркеменнән Чулпан белән Илсинә сабантуйны алып барды, җор телле Илназның шаян сүзләре генә түгел, хәрәкәтләре дә һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Сабан туйның башыннан ахырына кадәр Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлинның да кулыннан микрофон төшмәде, уеннарда катнашучыларны дәртләндереп сөйләп торды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырырга да өлгерде, биючеләргә кушылып биеп тә алды.

Урыс авыл сабан туенда балалар мәйдан уртасына сибелгән чупа чупсларны, кәнфитләрне җыеп ләззәт алдылар. Ул юктан түгел – йөгерештә яисә башка төрле уеннарда актив катнашкан бала-чаганың күңелен күрү өчен. Өлкәннәр дә пассив түгел икән биредә. Мәйдан уртасында көрәш барган арада бигрәк тә колга башына менү, капчык сугышлы, армрестлинг, йөгерү, полиэтилен эченә кереп ярышу, көянтә белән су ташу, ераклыкка автошин ыргыту кебек уеннарда актив катнаштылар. Аларга карап мөкиббән китеп утырды сабантуйга җыелучылар.

Сабантуйдагы спорт уеннары, гадәттәгечә, татарча көрәш белән башланып китә. Биредә дә шулай булды: чыр-чу килеп җиңел гәүдәле, чандыр балалар, яшүсмерләр көрәште, аннары саллы гәүдәле ир-егетләр бил алышты. Сабантуй батыры булып калган Вадим Уляшевка тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигән мәкальне дә искә төшерми булмый. Чөнки уеннарда катнашучы берәү дә бүләксез калмады шикелле әлеге авыл сабан туенда. Аның исеменә күрә генә түгел, халык рәхәтләнеп ял итсен өчен оештырылуы да сизелеп торды. Уеннар берсе артыннан икенчесе тезелеп барды, алып баручыларның әле берсе, әле икенчесе сүз алды.

Тырыш хезмәттән соң менә шулай ял итте, кәеф күтәренкелеге туплады авыл халкы да, тирә-яктан җыйналган кунаклар да. Биредә “Органик Групп” тан тыш, авыл эшмәкәрләре дә, авыл халкы үзе дә бүләкләр белән дә, акчалата да зур өлеш керткәннәр бәйрәм үткәрүгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International