Быел рус теленнән БДИне районда 86 укучы тапшырды, узган елдагы кебек, барлык унберенче сыйныф укучылары да минималь баллар исәбенә сыешты.
Узган елдагыга караганда уртача балл 5,73 баллга артты, ул 68,3 балл тәшкил итте. Бер чыгарылыш укучысы БДИ буенча иң югары билге алды, ул 1 нче урта мәктәптән Айгөл Юнысова (укытучысы - Вера Троицкая). Әйтергә кирәк, узган ел бу фән буенча 100 балл җыйган укучы булмаган иде. 21 укучы “5” ле билгесе алды. Шулай ук, география буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле. Бу фәнне 1 нче урта мәктәптән ике укучы тапшырды, икесе дә яхшы нәтиҗәләргә иреште (укытучылары –Зөфәр Ишморатов). 11нче сыйныф укучысы Булат Сабирҗанов 77 балл җыйды һәм “5”ле билгесен алды. Икенче укучы 62 балл җыйды. Геогрфия буенча уртача балл 70 балл тәшкил итте, бу узган елгы нәтиҗәләргә караганда югарырак, – дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Солтанова.