Сабантуй – бәйгеләр бәйрәме

2015 елның 9 июне, сишәмбе

 Быел районыбызның игенчеләре язгы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабантуе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртәнге 10 сәгать тулу белән, мәйданга Сабан туеның олы кунаклары – хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар, һәм башка алдынгылар килеп керделәр. Сабан туена җыелган халык аларны кул чабып каршы алды. Сабантуй мәйданында – Татарстанда 2015 ел – Парк һәм скверлар елына һәм Россиядә Әдәбият һәм сәнгать елына багышланган театральләштерелгән музыкаль күренешләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Та­тар Мөшегесе, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә та­тар дәүләт драма театры, медицина училище/технику­мы, педагогия көллияте һәм башка мәктәпләр коллек­тивлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар. Мәйдан уртасында фонтан эшләп торды, “паркка ял итәргә килүчеләргә” матур эскәмияләр эшләп куйган­нар. Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комис­сия рәисе Илгизәр Шагалиев Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Зиннур Гыйльфанов һәм узган елгы Сабантуйның Минзәлә районы буенча абсолют батыры Мирзанур Локмановка тапшырды.

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Казаннан килгән олы кунак Татар­стан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Сабан туенда катнашучы­ларга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады. Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Котлаулардан соң район башлыгы Айдар Сала­хов иң башта язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан җитәкчеләргә: Радик Фәттахов (За­иковский ҖЧҖ), Илдар Гыймадиев (Органик групп), Рөстәм Габдрахманов (Мензелинские зори) район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк – Минзәлә символикасы төшерелгән сәгать бирде. Шу­лай ук хуҗалык җитәкчеләренең барысына да Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшырылды. Язгы кыр эшләрен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре, авыл­ларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Әтрәкле (Рөстәм Газизҗанов), Иске Матвеевка (Мөхәммәтхәким Дәүләтшин), Югары Тәкермән (Алия Шәрипова) авыл җирлекләре җиңүче дип табылды­

 лар, җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хат­лары һәм акчалата премияләр бирелде. Аннары районның быелгы кыр батыры “Мензелинские зори” агрофирмасының Калморза хуҗалыгы ме­ханизаторы Зиннур Гыйльфанов (өстәге рәсемдә) кыр батыры дип танылды, аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшыр­ды. Соңыннан язгы чәчү, тырмалау, культивация ал­дынгылары, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучы­лар, фермерлар, авыл хуҗалыгында аеруча хезмәт күрсәткән хезмәтчәннәр бүләкләнделәр (алар бары­сы 100 дән артык). Һәр номинациядә җиңүчеләргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мак­тау кәгазе дә тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаганнан соң, ку­наклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, ку­накчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыкты­лар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар.

Сабантуй мәйданында төрле спорт ярышлары узды­рылды. Бу мәйданда һәм башкаларында да үзләренең

 көчен сынап кына калмыйча, ГТО нормаларын да тап­шырдылар. Бу ярышларда яшьләр белән бергә урта яшьтәгеләр дә актив катнаштылар. Иң актив катнашу­чыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре дә тапшырылды. Хатын-кызлар арасында Кадрәк авы­лыннан килгән Надежда Николаева 12 килолы герне 70 мәртәбә күтәреп беренче урынны алды. Минзәлә шәһәреннән Нина Кукаркина 64 мәртәбә күтәреп, икен­че урынга лаек булды. Ирләр арасында Рәеф Галиев ике кулына да 24 килолы гер тотып, 30 мәртәбә чөйде.

“Президент белән бергә” Республика хәрәкәте Са­бантуйны үткәрүдә актив катнашты. Сабантуй барган мизгелләрдә Минзәләдә һәм башка районнарда хәрәкәт “Спортивный Татарстан” мәйданчыгы булдырды. Биредә теләгән һәр кеше ГТО нормаларының кайбер төрләрен (гер күтәрү, турникта тартылу) тапшыра алды.

Район җирлегендә спорт белән шөгыльләнү өчен спорт объектлары җитәрлек. Шәһәребездә “Юбилей­ный” спорт комплексы, “Юность” боз сарае, “Олимп” теннис үзәге һәм районыбыз авыллары мәктәпләрендә спорт заллары, авыл үзәкләрендә саф һавада спорт мәйданчыклары эшләп килә. Районыбыз җирлегендә генә дә төрле спорт төрләре белән 4 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Халык арасын­да уеннар ”Президент белән бергә” дигән Татарстан хәрәкәте активистлары булышлыгы белән узды.

Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Ха­лык Сабантуйның төп уеннары – колгага менү, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, капчык белән сугы­шу, аркан тартышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты. Моннан тыш, сабантуй­да традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: төрле дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, арм­рестлинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

Татарча көрәш – теләсә кайсы Сабантуй тамашасы- ның иң төп бәйгесе. Сабантуйга килүчеләр татар-баш­корт милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабан­туйда милли көрәштә яшьләр арасында Данил Гәрәев, кунаклар арасында Ришат Гайнетдинов, Ә Минзәлә районы буенча Рөстәм Хәмидуллин абсолют батыр бу­лып калдылар.

Хуҗасы әмерен үтәп, атларның каршылыклар аша җиңел генә үтүе, ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелеп, беренчелек өчен җан-фәрманга узышуы са­бантуйга килүчеләрне битараф калдырмады. Бабай­ларыбыздан калган ат чабышы бүген дә халкыбызның иң яраткан бәйгесе.

Атлар чабышы. Район Сабан туенда ике яшькә кадәрле эшче атлар чабышында 1 урынга Расих Газизовның Раил Газизов иярләгән аты чыкты. 2 урынны дәүләт ат конюшнясыннан Сөмбел Нәҗипова иярләгән ат, өченче урынны “Мензелинские зори” аг­рофирмасы Калинин хуҗалыгыннан Александр Томуз иярләгән ат алды.

Юртаклар бәйгесендә 8-9 яшьлек атлар арасында беренче Минзәлә дәүләт ат конюшнясыннан Арка­дий Чернов, икенчедә Минзәлә дәүләт ветеринария берләшмәсеннән Владимир Кашкарев килде. Юртак- лар арасында ике яшькә кадәрле атлар арасында Минзәлә нәсел предприятиесеннән Анастасья Косола­рова иярләгән ат беренче, Минзәлә ат конюшнясыннан Әлфия Хәлимова иярләгән ат икенче урынны яулады.

Токымлы атлар арасында өч һәм сигез яшьлекләр арасында “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгыннан Алгиз Га­рипов – беренче, “Органик групп” идарәче компаниянең “Якты юл” хуҗалыгыннан Раил Газизов иярләгән аты икенче килде.

Эшче атлар арасындагы ярышта “Органик групп” идарәче компаниянең Раил Газизов иярләгән аты бе­ренчелекне бирмәде. Наратлы Кичүдән Рөстәм Сагби­ев иярләгән ат икенче һәм “Мензелинские зори” агро­фирмасы Калинин хуҗалыгыннан Александр Томуз өченче урыннарны бүлештеләр.

 

 Татарстандагы “Президент белән бергә” хәрәкәтенең активистлары халык арасын­да сәламәт яшәү рәвешен спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Татарстан – бүген профессионаллар һәм үзешчәннәр спорт белән шөгыльләнсен өчен яхшы структура булдырылган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россия күләмендә генә түгел дөнья дәрәҗәсендәге зур спорт вакыйга­лары үткәрүне ышанып тапшыралар. Быел җәй су төрләре буенча грандиоз Халыкара Чемпио­нат үтәчәк, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья Чемпионатының этабын кабул итәчәк.

 

 Авыл хуҗалыгы алдынгы­ларын бүләкләгәннән соң, район башлыгы Айдар Са­лахов Равил Миңнехуҗин (Минзәлә район Советы де­путаты), Венер Сәлимов (Та­тарстан Республикасының генераллар Советы рәисе) һәм Әхтәм Яппаровка (“Татар­стан АХП ФГНУ” директоры, авыл хуҗалыгы фәннәр док­торы, профессор) Минзәлә шәһәренең мактаулы гражда­ны исемен тапшырды.

Дилфас ГАЛИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International