Җылы һәм коры язгы һава килү белән, тире өстендәге паразитлар да активлашты. Алардан кешеләр генә түгел, җылы канлы хайваннар да зыян күрә.
Йорт хайваннарын үзебез белән ял итәргә алып чыккач, алар талпанны урманда гына эләктерә дип уйламаска кирәк. Талпаннар хайваннарга өй тирәсендә йөргәндә дә ябышырга мөмкин, аларны өйгә кием яки башка әйбергә ияртеп алып кайтуыбыз ихтимал. Этне талпан тешләгәч, ул вакытында алынса, бернинди авыру билгеләре дә сизелми. Талпан тешләгән саен, ветеринар клиникага барырга яки өйгә табиб чакыртырга кирәк түгел. Ләкин авыру билгеләре күренсә, тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, вакытында ярдәм булмаса, хайван бер тәүлектә үләргә мөмкин.
P.S. Талпаннарга перчатка кимичә кул белән кагылу, аларны алганда тәмәке тарту, су эчү яки азык кабул итү катгый тыела. Хайванны тикшергәч, шулай ук йоннарын һәм тире катламын препаратлар белән эшкәрткәч, кулларны һәм битне яхшылып юарга, авызны чайкарга кирәк.
А.ЛИТВИНОВ, Е.ЮНУСОВА,
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең ТР буенча дәүләт инспекторлары