Булат Камаев “Татарстан-2030” стратегик үсешенә үзенең өлешен кертте

2015 елның 5 июне, җомга

Республикада 2030 елга уртача хезмәт хакы ун тапкырга артачак. Сикереш мәгариф, медицина һәм төзелеш технологияләренең алга китеше исәбенә булачак.

Бу гаҗәеп фараз “Корстон-Казан” комплексында яңгырады, анда “Татарстан-2030” Халыкара фәнни- эксперт конференциясе узды. Фикер алышу үзәгендә ТРның “үсеш ноктасы” социаль-икътисадый конкрет аспектлары торды. Дискуссиядә катнашучылар күбрәк социаль-икътисадый өлкәдә уңышлы шартларның берсе булган кеше капиталы категориясенә зур игъти­бар бирделәр.

Конференция барышында “Татарстан стратегия­се – минем стратегия” дигән яшьләр конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Шунысы ку­анычлы, икътисад юнәлеше буенча “Smart Grid” ин­теллектуаль энергетик челтәрләр интеграциясе Ка­зан шәһәре инфраструктурасына” проекты белән КФУның ИЭУиФ вәкилләре Булат Камаев һәм Айсылу Хәйруллина (инновацияләр һәм инвестицияләр ка-федрасы, бизнес-информатика юнәлеше) җиңүчеләр булды. 

безнең белешмә

Булат Камаев безнең якташ. Ул Минзәлә рай­онында туган һәм үскән. 7 нче сыйныфка кадәр Яңа Мәлкән мәктәбендә укыган, аннан уку­ын Минзәләдә гимназиянең кадет классында дәвам иткән. 10-11 нче сыйныфны 2 нче урта мәктәптә тәмамлаган. Ул монда Светлана Петрова җитәкчелегендә беренче проектларын ясый. Ике ел элек Булатның бер проекты Татарстанның 50 иң яхшы инновациясе исемлегенә керде. Әлеге про­ект хәзер уңышлы тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International