Сабантуй – татар халкының иң матур, иң дәртле бәйрәме

2015 елның 5 июне, җомга

Район Сабантуе 6 июнь көнне Урман чишмәсе аланының иң матур җирендә 10 сәгатьтә башланачак.

Сабантуйга гаиләләрегез, дус-ишләрегез, туганнарыгыз, хезмәттәш-ләрегез, авылдашларыгыз белән рәхим итегез!

Бәйрәмне ачуда узган еллардагы традицияләрне дәвам итеп, шәһәр урта мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортларында укучылар, район авылларының фольклор ансамбльләре, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары катнашачак.

Сабантуй мәйданында районыбызда яшәүче һәр милләтнең улларын һәм кызларын күрергә мөмкин. Күңел ачуларда бар халыкның җыр-музыкасы яңгыраячак. Мәйдан буйлап авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгылар колоннасы, шәһәребезнең бер төркем мактаулы гражданнары, спортчылар колоннасы узачак.

Программада :

10.00 сәгатьтә Сабантуйны ачу танта­насы, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать ал­дынгыларын бүләкләү.

11.00 – Милли көрәш, төрле спорт уен­нары һәм ярышлары, аттракционнар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кон­церты, Сабантуй территориясен карау.

11.30 – Юртаклар, ат чабышлары.

12.00 – Халыкның күңел ачулары.

14.00-15.00 – Сабантуй батырларын бүләкләү.

Сабантуй ярминкәсендә эшмәкәрләр сәүдә итәчәк, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк.

  Автобуслар шәһәребезнең Октябрь мәйданыннан һәм Изыскательләр бистәсендәге “Агыйдел” кибете яныннан йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International