Беренче графа – хуҗалыклар һәм агрофирмалар исеме, икенче – аларда булган күпьеллыклар мәйданы (гектарларда), өченче – картайган күпьеллыклар (булган мәйданнарга карата процентларда), дүртенче – 2015 елда чәчелгән күпьеллыклар мәйданы (гектарларда), бишенче – печән хәзерләү буенча җиткерелгән план күләме (тонналарда)
Зайковский 1036 9 70 1448
Минзәлә 549 55 620 1681
Якты юл 910 39 205 872
Мәлкән 455 18 212 1358
Органик групп-
Минзәлә 1914 39 1037 3911
Тәкермән 812 33 469 1117
Вахитов 1023 35 200 1439
Куйбышев 833 20 113 1335
Байлар 246 40 10 261
Органик групп-
Чулман 2914 31 792 4152
Калинин 1544 25 288 1268
Николаевка 1080 46 0 1324
Иркеняш 60 0 0 0
Калморза 170 52 80 789
Мензелинские
зори а\ф 2854 35 368 3381
Әнәк а\ф 51 100 - -
КФХлар һәм ярд хуҗ. 1306 70 0 1356
Район буенча 10075 36 2267 14258
акцент
“Заиковский” ҖЧҖ һәм “Мензелинские зори” агрофирмасының Калморза хуҗалыгы таналарны 18 ай тулганчы каплата башладылар. 30-33 айда каплаткан элеккеге “Вамин” хуҗалыклары да таналарны 20-21 айда каплатуга ирештеләр. Бу күрсәткечләр барысы да югарыда әйтеп һәм без санап үткән технологик юлларның кәгазьдә генә түгел, ә бәлки чынбарлыкта үтәлүен раслый. Менә бу технологияләрне үтәү, аларның барысы да терлекчеләр кулында. Бу аларның кайбер кыенлыкларга карамыйча да (хезмәт хакын вакытында бирү), тырышып эшләүләре, белгечләрнең максатчан эш нәтиҗәсе. Менә шушы кыенлыкларны искә алып, переспективада инвесторлар тарафыннан тиз акча эшләү тармакларын ачу күздә тотыла.