Былтыр иң күп сөт – 68,5 тонна – 10 июньдә савылган булса, быел 29 майда ук 70 тонна чикне узып китте Минзәлә терлекчеләре. Әлегә көн саен 70 тоннадан артык сөт җитештерелә, бер сыердан савым 12,4 килограмм тәшкил итә. Мондый сөт саву очраклы хәлме, әллә даимиме? – дип район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий ИСЛАМОВка мәрәҗәгать иттек.
Хәзерге вакытта сөт көннән-көн арта. Бер сүз белән әйткәндә, бу сорауга технология таләпләренә якынлашып киләбез, – дип әйтеп булыр иде. Ләкин бу кыска гына төшенчә астында бик күп һәм зур эшләр ята. Районыбызга район башлыгы Айдар Салахов килү белән, без стратегик план һәм аны үтәп чыгуны тәэмин итүче тактик юлларны һәм юнәлешләрен билгеләдек. Бу берьюлы ике юнәлештә эш алып барудан гыйбарәт: булган сыерлар белән эшләү, аларның физиология нигезендә бирә торган сөтләрен тулысынча савып алу. Моның өчен без түбәндәге юлларны билгеләдек.
Беренчедән. Буаз сыерларны аерып куеп тәрбияләү. Моның өчен бар хуҗалыкларда да буаз сыерлар өчен булган аерым корпусларны, торакларны реконструкцияләдек. Реконструкция вакытында һәр сыер өчен аерым урын-түшәк булдыруны, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында мал караучылардан башка к лапан аша су килеп торуны (кыш көне җылы су, җәй көне салкын су килеп торуны булдырдык) мөһим бурыч итеп куйдык. Буаз сыерлар белән эш иткәндә, аларны үз төркемнәрендә икегә аеруны да онытмадык, чөнки ашату, тәрбияләү икесенеке ике төрле. Мәсәлән, савым сыерларын ташлатканнан соң, өч атна буе ашату уртачарак булса, бозауларга өч атна калганда, аларны аванс рәвешендә ашатуны оештырдык.
Буаз сыерларны аерып куюның икенче файдасы, ул савым сыерлары торагында буш урыннар чыганагы булып тора. Хәзерге көндә районда шушы юл белән эшләгәндә 2 мең баш сыерга урын бушата алабыз. Бу 100 башлык 20 сыерлар торагы дигән сүз һәм 10 литр-дан исәпләгәндә дә 20 тоннага сөтне арттыру юлы булып тора.
Икенчедән. Савым сыерлар төркемендә раздой төркемнәре булдыру өстендә эшли башладык. Раздой турында сөйләгәндә, күп кеше өч мәртәбә саву гына дип уйлый. Бу да дөрес фикер, ләкин иң мөһиме – раздой төркемен дөрес итеп ашату, без менә шушы факторга бик нык басым ясарга тырышабыз. Чөнки, безнең сыерлар раздой белән шөгыльләнмәгән очракта, бозаулагач, бер-өч ай эчендә тиешенчә азык аша организмга кирәк матдәләр кермәү сәбәпле, сыерлар ябыга, юкка чыга, аларны ит комбинатларына бик түбән бәягә җибәрергә туры килә. Бу 3,5 ел эшләгән эшне һәм аларга шул вакыт эчендә сарыф ителгән акчаны юкка чыгару дигән сүз.
Хәзерге вакытта маллар күп җирдә салкын цемент һәм кирпеч идәннәрдә яталар. Бу үз чиратында җилем шеше авырулары барлыкка китерә. Шушыларны искә алып, район башлыгы Айдар Салахов тәкъдиме белән терлекләр астына такта идәннәр җәю башланды.
2) Икенче юнәлеш. Көтүгә кергән таналарның сыйфатын арттыру, бу аларны 18 айдан да соңга соңармыйча, 400 килограмм авырлыкка җиткереп каплату дигән сүз. Чөнки, каплату вакыты 18 айдан артып киткәндә, бу тана бозаулап сыер булгач, шул һәр артык айга 100 кило сөтне ким бирәчәк. Мәсәлән, бозаулагач, елга 3 мең литр сөт бирә торган тана каплату вакыты 5 айга соңга калган икән, ул бары тик 2500 килограмм гына сөт бирәчәк. Районда булган һәр семинарларда сыйфатлы тана кертү юлларын өйрәтәбез, аңлатабыз. Моның өчен, әлбәттә, сыерларны ясалма орлыкландырырга кирәк. Бозау тугач, вакытында угыз сөте эчерү мөһим шарт булып тора. Бозау тугач, икенче көнне үк аны су эчә өйрәтергә кирәк һәм аның алдында тарттырылмаган бөртек (солы, арпа, борчак, кукуруз) булырга тиеш. Яшь бозаулар 30-45 көн буе индивидуаль читлекләрдә ятсалар, аннан соң аларны аерым ятаклы корпусларда асрау сорала. Хуҗалыкларда бозауларның яхшы үсешен тәэмин итү өчен пристартер алдылар. Һәр айда бикәч бозауларның үсешенә анализ ясала. Шуның нәтиҗәсе буларак, бикәч бозауларның көнлек үсеше ике ел элек 500 грамм булса, хәзер 700 граммнан артып китте. Быел таналарга урып-җыюга кадәр 1-1,5 килограмм катнаш азык бирү мәҗбүри итеп куелды. Менә шушы гади технологияләр нәтиҗәсендә, без киләсе елларда көнлек тулай савымны 100 тоннага җиткерергә тиеш.