Быел терлек азыгы хәзерләүдә 18 комбайн катнашачак. Үләннәрне чабуда 23 печән чапкыч, 13 печән әйләндергеч һәм 31 пресслау агрегаты эшләячәк. «Органик групп»ның Мәлкән бүлекчәсендә печән хәзерләүдә комплекслы бригада эшчәнлеген күрсәттеләр. Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыклардагы һәр мөгезле эре терлеккә 1 тонна исәбеннән печән әзерләү бурычын куйды.