Балаларның чын дусты

2015 елның 5 июне, җомга

Сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар белән эшләү авыр да, бер үк вакытта кызыклы да. Мондый балалар тиз генә ачылып китеп, үз сәләтләрен күрсәтергә ашыкмыйлар. Ләкин “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә 2009 елдан бирле хезмәт түгәрәге инструкторы булып эшләүче Оксана Тимерханова занятиеләрендә балалар үз-үзләренә һәм иҗади мөмкинлекләренә ышаныч тудыралар, төрле яклап ачылалар.

“Умырзая” тернәклән- дерү үзәге директоры урынбасары

Үзәктә эшләү дәверен- дә ул балалар өчен укы­тучы, түгәрәк җитәкчесе генә булып калмыйча, аларның чын дусты­на әверелде. Әлеге түгәрәктә кызлар төрле бизәнү әйберләре, әниләре, әбиләренә бүләкләр ясасалар, ма­лайлар исә кәгазьдән төрле эшләнмәләр кисәләр, агачка яндырып бизәкләр төшерәләр, хәтта кызлардан ка­лышмыйча тегәләр дә. Ата-аналар белән дә уртак тел таба Окса­на Владимировна, алар белән бергәләп мастер- класслар, күргәзмәләр, ярминкәләр уздыралар.

Оксана Владимировна – ныклы адымнар белән алга баручы иҗади педа­гог, ул конкурсларда грант отучы күп кенә проектлар авторы да. Тегү мастер­ское да шул грант акчасы­на җиһазланды.

Һөнәри бәйрәмебез ал­дыннан тырыш хезмәте өчен Оксана Тимерхано­ва Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мак­тау грамотасы белән бүләкләнде. Аның түгәрәгенә йөрүче бала­лар да Россия һәм Та­тарстан күләмендә узган конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International