Агымдагы елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы Федераль закон гамәлгә керде. Аның масаты – Россиянең барлык территориясендә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм нормаларын кертү.
Районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең дүртесе дә – картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тургай” приюты һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге – социаль хезмәтләр тәкъдим итүчеләр реестрына кертелде.
Узган ел район газе- тасының 31 нче октябрь санында биргән интервьюда мин әлеге закон социаль эшмәкәрлеккә дә юл сала дигән идем, чөнки мондый төр хезмәтләрне шәхси эшмәкәрләр дә башкара ала. Ләкин бүгенге көнгә кадәр хезмәтләр тәкъдим итү реестрына керергә бер шәхси эшмәкәр дә теләк белдермәде.
Гамәлдәге закон ниге- зендә, социаль хез- мәтләр социаль яклау бүлеге махсус эшләгән шәхси программалар нигезендә тормышка ашырыла. Әлеге шәхси программалар гражданнарның гаризасы буенча берьюлы өч елга эшләнә. Әгәр дә инде гражданнарның социаль хезмәтләр алу буенча хаҗәтләре үзгәрә икән – моны ешрак та эшләргә мөмкин. Мондый программага ия граждан республикабызның башка районына күченеп китә икән, күченеп киткәнче нинди хезмәтләрдән файдаланган булса, яңа урында да шул ук хезмәтләрдән файдалана алачак.
Яңа законда язылганча, инвалид балалары булган гаиләләргә со циаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инвалид балаларына өйдә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы гражданнарга да психологик ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләр тәкъдим итә ала. Гаиләләргә патронажлык итү оештырылды, ата-аналар белән “Акыл һәм физик яктан кимчелекләре булган кешеләрне җәмгыятькә өйрәтү” программасы буенча занятиеләр үткәрелә, “Мозаика” клубы эшләп килә. Кызганычка каршы, һәрдаим чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган инвалид-балалар тәрбияләүче 16 гаиләнең 4се генә әлеге программада катнашырга теләк белдерде. Без исә мондый гаиләләргә үз проблемаларына гына бикләнеп ятмыйча, бүлекчә белән берлектә аларны чишәргә чакырабыз. Без социаль ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә ярдәм итәргә әзер.
сан
Гражданнарның гаризасы нигезендә, бүгенге көндә социаль яклау бүлеге тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү буенча 643 шәхси программа төзелде. Шул исәптән 88 инвалид балага һәм 27 өлкән яшьтәге инвалидка республика тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтләндерү курслары узу буенча, 166 сына өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтелә, 52 бала “Тургай” приютына урнаштырылды, 66 сы – картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүдә яки чиратта тора, социаль яктан имин булмаган 24 һәм авыр тормыш шартларына дучар булган 56 гаиләдә яшәүче 244 кешегә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Татьяна МЯСНИКОВА, социаль яклау бүлеге начальнигы