1 июнь көнне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Созвездие - Йолдызлык-2015” телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. Рөстәм Миңнеханов сәләтле балаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Эстрада сәнгатенең “Созвездие – Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр фестивале һәрвакыт Татарстан Президенты патронажы астында уза.
Без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган быелгы фестивальдә “Вокал-соло” номинациясендә (2 нче кече төркем) 2 нче урынны яулаган Софья Лебедева һәм аның остазы Наталья Муринова белән очрашып, әңгәмә кордык.
– Софья, вокал өлкәсендәге күп кенә уңышларың белән без хәбәрдар. Район газетасын укучыларны да үзең белән таныштырып үтсәң иде. Вокал белән кайчан шөгыльләнә башладың? Музыканы яратуың кайчаннан?
– Мин өч яшемнән җырлый башлаганмын. Шуннан бирле туктый алмыйм. Яшем җитүгә, музыка мәктәбендә укый башладым. Күп кенә район- шәһәрләрдә булып, призлы урыннар алдым, өч тапкыр Гран-при яуладым. Узган елгы фестивальнең суперфиналында 3 нче урынны алган идем, быел исә миңа бәхет тагын бер валы фестиваль, барысы да балалар өчен эшләнгәне күренеп тора. Узган кышта мин шушы фестиваль юлламасы буенча Казан шәһәре янында ял иттем, быел исә мин Артекка чакыру алдым.
– Синең уңышларыңда остазың – педагог Наталья Александровна Муринованың хезмәте зур. Аның турында да сөйлә әле.
– Наталья Александровна – искиткеч яхшы педагог. Аның энергиясе ташып тора, ул таләпчән дә, ягымлы да, гомумән, үз эшенең остасы. Мин аңа чиксез рәхмәтле һәм аны бик яратам. Без, аның кул астында шөгыльләнүчеләр, аны хөрмәт итәбез. Иҗатта гына түгел. ул тормышта да безгә таяныч булырлык. Аның зирәк киңәшләре алтынга тиң.
– Дөрестән дә, яшь җырчылар, биючеләр алдынгы урыннар алсын өчен остазлар зур көч куя. Һәр уңышлы чыгыш артында озакка сузылган репетицияләр, эзләнүләр, борчылулар ята. Сәхнәгә чыгар алдыннан педагог белән укучының ничек дулкынлануын алар үзләре генә белә. Наталья Александровна, сез үз укучыларыгызны әзерләүгә зур көч сарыф итәсез. Моның нинди хезмәт икәнлеген безгә дә бәян итегезче.
– XV “Созвездие-Йолдызлык” фестивале репертуары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Фестиваль елдан-ел киң колач ала бара, үз орбитасына яңадан-яңа катнашучыларны җыя. Шул исәптән, безнең район да инде өченче ел үз талантларын тәкъдим итә. Конкурсның сайлап алу “иләге” аша дистәләгән яшь башкаручылар уза. Зур сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтү һәм ачу өчен бу бик кулай мөмкинлек. Дөрестән дә, минзәләлеләрнең дә тәкъдим итәрлек номерлары бихисап иде. Сүз дә юк, мин искиткеч шат, нәтиҗәләр шатландыра. Зона турында минем кул астында вокал белән шөгыльләнүче 6 кыз катнашты. Ирина Панарина һәм Гүзәл Мансурова мондый зур фестивальдә әле беренче тапкыр гына катнашты, аларга бу тәҗрибә бик кирәк иде. Индира Газизуллинаны да күрделәр. Ул “Иҗади илһам өчен” махсус призына ия булды. Ә менә Фәизә Бәдриева һәм Софья Лебедева иң яхшы чыгыш ясаучылар җыелган суперфиналга чыктылар. Жюри әгъзаларына бик авырга туры килде, алар үзләре дә сәләтле балаларның елдан-ел артуын ассызыклады. “Биредә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Спортта ярышалар, ә биредә исә талант өстенлек итә, ә аңа урын бирелми”, – диде жюри әгъзасы, ГИТИСның эстрада кафедрасы актерлык курсының сәнгать җитәкчесе Михаил Борисов. Проект өстендә эшләгән режиссерлар, рәссамнар һәм дизайнерлар, һичшиксез мактауга лаек. Катнашучыларның костюмнары турында бик озак сөйләргә булыр иде. Бразилия карнаваллары көнләшерлек костюмнар күреп, таң каласың: милли традицияләр сакланган, заманча рух та, үткәннәргә кайту да бар, ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышы да чагылып китә. Алга таба да укучыларым белән алдынгы урыннар алырга омтылачакбыз.
– Софья, сәнгать юлында беренче адымнарын ясаган балаларга нинди сүзләр әйтер идең?
– Бар нәрсәгә өлгерү өчен ныклы сәламәтлек кирәк, үзегез сайлаган шөгыльне ярату мөһим, тырышлык, үҗәтлек, түземлек сезнең юлдашыгыз булырга тиеш. Шушы сыйфатларга ия булсагыз, хыялдагы уңышлар озак көттермәс.
– Зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә иҗади проектларда тагын да зуррак үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Вакытлар узар, ә фестиваль дигән серле дөнья һәр бала күңелендә гүзәл бакча булып хәтердә калыр, ә ул бакчада мәрхәмәтлелек, изге ният, Ватанга һәм кече туган илгә тугрылык хакимлек итә. Мондый мизгелләрне “уйнап” булмый, чөнки бала бәхетен уйнау мөмкин дә түгел. Ә “Йолдызлык” – бәхетле иҗади балачак бәйрәменең идеаль моделе.
2015 нче елда Фестивальгә 15 яшь тулды. Шәһәр күләмендәге яшьләр фестивале сыйфатында старт алган фестиваль бүген Россия масштабында мөһим мәдәни күренешкә әверелде. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов “Созвездие-Йолдызлык” фестивален Россиядәге иң уңышлы проектлар исәбенә кертә. Әлеге фестиваль сәхнә дип янып йөрүче балаларга иҗат Олимпына менү өчен үзенә бер төрле трамплин. Бу – сәләтлеләрне ачу өчен менә дигән мөмкинлек.