30 майда Татарстан Республикасының барлык чакырылыш депутатлары һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның яңа тарихында парламентаризм урнашуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы булды.
Татарстан лидеры моннан 25 ел элек сайлаган хәлиткеч юл бүгенге барлык ирешкән уңышларыбызның нигезе булды дип билгеләп үтте. Татарстанда закончалыклы һәм башкарма властьның конструктив диалогы хасил булды, бу алга бара торган хәрәкәтне тәэмин итә.
“Без Татарстанның Россиядән читтә танылуы белән хаклы рәвештә горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безне икътисадый үсешнең югары темпы өчен, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, тарихи-мәдәни мираска сак мөнәсәбәтебез өчен, рухи үсешебез һәм кунакчыллыгыбыз өчен ихтирам итәләр. Республикабызның халык арасында танылуы инвестицияләр, перспектив проектларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача”.