Шушы көннәрдә Минзәлә район Советының аппарат җитәкчесе Роза Салдаева җитәкчелегендә ун кешелек делегация Мөслим районына тәҗрибә уртаклашырга барып кайтты.
Делегация составында шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, Идарәче компания директоры Виталий Цветков, “Чиста шәһәр” МУП җитәкчесе Александр Рязанов, ТОС җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова, Лола Хәкимова, шулай ук Югары Тәкермән, Кадрәк авыл җирлеге башлыклары Алия Шәрипова, Хәлил Нәбиуллин бар иде.
Елена Сысоева белән Гөлфия Хәлимова авыл җирлекләре башлыклары алдында ТОС эшчәнлеге буенча туплаган тәҗрибәләре, мөслимлеләр ничек итеп авыл җирлекләрендә чүплекләрдән арынулары, чисталыкка, тәртипкә ирешүләре турында сөйләделәр. Игътибарны җәлеп иткәне шул: Мөслим районында төзекләндерү буенча махсус оешманың (МУП “Благоустройство и озеленение”) техникасы график нигезендә авылларга барып чүп җыя. Бу хезмәт түләүле, аның каравы, һәркайда чисталык хөкем сөрә.