Бөек Ватан сугышында җиңү алып килгән язда, 1945 елда дөньяга килгән Рәүфәт Гатаулла улы Сафиуллин әлеге язманың төп герое. Тыныч тормыш герое.
Тормышның төбеннән күтәрелгән, әти-әнисе гади хезмәт кешеләре булган. Белгәнебезчә, игенче һәм терлекче халкына генерал титуллары бирү гадәте юк. Рәүфәт абыйның бер абыйсы Рафак (1933 елгы) полковник. Совет чорында бирелгән дәрәҗә- титулларны ныграк хөрмәт итәм. Әмма арттырмыйм да- киметмим дә, язучы халкында болытлардан югары менү гадәте барын да беләм, бу очракта исә күпертмим: Гатаулла абзый малае Рәүфәт – оештыру эшенең генералы.
Совет власте, партия һәм аның иҗтимагый һәм сәяси органнары кадрларны тәрбияләгәндә барлык баскычлар, тормыш мәктәпләрен үтеп, терлекчелек өлкәсендә эшләгән җитәкчеләрне ферма араларындагы, Сиваш сазлыгыннан да хәтәр сазлыклар аша үткәреп, утлар- сулар кичтереп, иң ныклыларын тегермән ташында тартып, аннары җиз иләктән үткәреп югары үрләргә күтәрә иде.
Рәүфәт абый Дәвек мәктәбен тәмамлаганнан соң Минзәлә совхоз-техникумында, аннары Казан ветеринария институтында (монда элеккеге район башлыгы Николай Владимиров белән бер төркемдә) белем ала. Рәүфәт абыйның эш урыны 1970 елларда ук Казан Кремлендә иде. Хезмәт кенәгәсенә күз салсак, Апас районында аннары свинопром трестында баш зоотехник, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында бүлек начальнигы, Татпотребсоюзда идарә начальнигы урынбасары, шул ук идарәнең исәпләү үзәге директоры дигән юлларны да укырбыз.
Рәүфәт абый үзе турында газетага язуымны белгәч, бик арттырма, бөтен хезмәтләрне язып бетерә алмассың, тыйнаграк яз инде дип теләк белдерде. Язма герое нинди профессия, нинди даирә кешесе булмасын, бу юлларны язучы иң беренче нәүбәтттә педагогик күзлектән, аннары тарихи яктан карап яза. Тагын бер карашны онытканмын, монысы –дини як. Билгеле ки, Рәүфәт абый озак еллар дәрәҗәле эшләрдә алсыз-ялсыз хезмәт куеп, үзенең дини белем ала алмавына уфтана. Ләкин 90 елларда Дәвек авылына мәчеткә ай куйган көнне ул туганнарына барлык кунаклар һәм аксакаллар авыз итәрлек пылау, чәйләр әзерләтте. Укучы балаларны производство бригадаларына җәлеп итү, ремонт бригадаларына тарту, 90 елларда эшсезлек, дөресрәге, хезмәт хаклары тоткарланган вакытта яхшы хезмәт хакы һәм вакытында түләнә торган, шуның өстенә тулы соцпакетлы эшләргә урнаштыру. Билгеле, озак еллар авылдан аерылып торгач, аның инде буыннары алмашынган, холкы шул калса да, менталитеты үзгәргән.
– Ниятләнгән эшләрнең шактые үтәлде, калганнарын яшь буын гамәлгә ашырыр, – ди ул.
Тирән тарихи тамырларга китсәң, аның ногай морзаларына барып тоташуын бәлки киләчәктә тарихчы-архивчы-генеология белгечләре тәфсилләп ачыклар.
Рәүфәт абыйга авылдашлары, танышлары ярдәм сорап мәрәҗәгать итсә, ул сәгате- минуты белән ярдәм итә. Объектив сәбәпләр аркасында проблемаң чишелмәсә, ул кабат-кабат гафу үтенә. Хәер, белем, идарә итү өлкәсендә башкала мәктәбе – “Казан мәктәбе“ иң эффектлысы иде. Казанның классик язучылары әйтмешли, башкаланың стеналары да тәрбияли. Рәүфәт абый исә ил тарихының иң тотрыклы вакытында хезмәт куйган кеше. 90 еллардагы кайнаган Казаннан исә ул туган төбәгенә юл тотты. Чаллыда шул ук Татпотребсоюз системасында эшләде. Хәзер дә Рәүфәт абый Күзкәй авылындагы авыл хуҗалыгы берләшмәсендә рәис урынбасары. Ул авылга әти-әнисе нигезенә кайтып әнкәсен тәрбияләп, төп йортны сүтмичә (өлкән кеше моны бик авыр кичерә) шул нигездә йорт, каралты-кура, менә дигән бакча корды. Аның әнкәсе Бәдриҗиһан әби (авылча Бәдриттәй) әле дә исән, 101 яшьтә, Рәүфәт абый гаиләсе тәрбиясендә. Озак еллар сукыраеп яшәгән Бәдриҗиһан апага операция ясатып аны бераз күрерлек итте. Улы, килене, балаларының кайгыртуы булмаса, әнкәсе нишләр иде икән? Хәдистә ачык әйтелгән: “Җәннәт – әнкәләрегезнең аяк астында”, дигән пәйгамбәребез.
”Кыргый” туксанынчы елларда, Казанда фатир таба алмаучы авылдан килгән студентларны, заочникларны, үзләренә алып кайтып, кунак итеп, аларга фатир табарга ярдәм итү, ул вакытта китап кытлыгы чорында, китапларга кадәр табышу минем дә һаман исемдә. Аларның йортына якын кибеттән дин буенча алынган, яңа рухта язылган энциклопедия –озак еллар минем өстәл китабы. Берничә мәдрәсәне алмаштыра торган китап ул.
Игелекне аны санамыйлар. Тик бу очракта безләр, әле гади генә кебек тоелган оешма- предприятиегә “телефон хокукы аша” урнашып, ятимнәр, балалар өлешенә керүне гонаһка түгел, кырын эшкә дә санамаучы, остазларына бик югарыдан карап сәлам бирергә дә онытучы “эффектлы менеджерлар” буыны вәкилләренә гыйбрәт өчен язам.
Аларның гаилә архивындагы фотоларны актарганда минем искә кереп калганы берничә генә. Шуларның берсе – ВДНХдагы халыкара җыенда Р.Г.Сафиуллинның катнашуы. Зур конференцзалда дипломатларда гына була торган бейджиклар таккан Рәүфәт абый утыра. М.Мәһдиевчә әйтсәк, шул йөзләгән вәкил арасында кем иң мәһабәтлесе дисәң, безнең Бәдриттәй малае – Рәүфәт абый. Бу 1970 еллардагы фото. Без бейджикның ни икәнен 7-8 ел элек кенә белеп, тага башладык.
1996 елда ул Чаллы шәһә- рендәге җылылык-механик җиһазларны ремонтлау заводында генераль директор урынбасары. Шул вакытта ул – авылның (Дәвекнең) барлык сәләтле улларын бергә туплый алып, авылга бетон юл салдыру, ”Чиста су” программасына керү, яңа мәктәп төзү идеясен бирде, тагын бик күп эшләрне оештырды, яисә шуңа этәрде. Авылга яңа зират кирәклеген дә ул тәкрарлады. Авыл аксакаллары әйтмешли, авылга колонка суы кертү 1961 елдан бирле бара. Тик быел кереп бетәргә ошый. Елы шундый җаваплы.
Язма герое портретына штрих
–Тукай районына язгы кыр эшләре белән танышырга килгәч, “Исәнме, Рәүф абый” дип (Казанда вакытта мине шулай атыйлар иде) Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе танып исәнләште. Илбашы элек мин Татпотребсоюз системасында эшләгән чорда Арча райпосында эшли иде. Шулай ачык йөзле, аралашучан, олыларга хөрмәтле иде ул дәвердә дә. Казанга Арча районы килеп Чехов базарында бергәләп ярминкәләр оештырган хәзер дә хәтердә әле, – ди Рәүфәт Сафиуллин.