Аны вакыт җиңә алмый

2015 елның 5 июне, җомга

Мөхәррияткә карап торышка 75 яшьләр чамасы булган ир-ат керде. Шаярулы сөйләме белән кәефләребезне күтәрде ул. Аннары җитдиләнеп, хөкүмәтебезгә рәхмәт сүзләре белдерергә теләвен, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белдерде. Бик азга гына кердем ди торгач, ярты сәгатьләп утырды. Соңгы яңалыкларны, өлкән яшьтәгеләрне, хәтта яшьләрне борчыган мәсьәләләрне бик белеп, аңлап уртаклашты ул.

Петр Чайкин 1924 нче елда Башкортостанда, Федоров рай­онында туган. Озын гомер юлы узган бу ветеран кайларда гына эшләмәгән. Пермь краеның Чернушкин районында 22 ел буе ти­мер юл станциясендә эшләгән – гади дежурныйдан подстанция начальнигына кадәр хезмәт юлы узган. Соңрак 11 ел буе Берез­ники шәһәренең магний-титан комбинатында сирәк очрый торган төсле металл буенча оператор булып эшләгән. 1975 елда лаеклы ялга чыккан. Тормыш юлдашы Минзәләнеке булгач, туган яклары бик сагындыргач, бирегә күченеп кайтканнар. Болары хезмәт юлы турында. Ветеран безгә Бөек Ватан сугышы турында да бик күп сөйләде.

Волхов, Ленинград, 2нче Балтыйк буе фронтлары – Петр Игна­тьевич никадәр утлы юллар узган. Өлкән лейтенант званиесендә отставкага чыккан. Өч тапкыр яраланган, контузия алган. Туган якларына 45 нче елның ноябрендә генә кайта алган.

– Сугышның иң үзәккә үткәне тамагыбыз ач булу, туңу, йокысыз­лык булды. Ә иң мөһиме – гел наступлениегә бару. Фашистларны тизрәк кырып-себереп, туган илебездән куып чыгарыйк дигән уй- теләк белән янып яшәдек, – дип үткәннәрне искә ала ветеран.

Волхов фронтында катнашканы өчен “Батырлык өчен” ме­дале белән бүләкләнә. Ленинград фронтында яралана. Туган илебезнең батыр йөрәкле солдаты укчылар ротасы белән коман­далык итә, Кызыл Йолдыз ордены белән дә бүләкләнә. Юрмалада пехота командирлары курсында (соңрак бу мәктәпне Ленинградка күчерәләр) белемен күтәргән вакытта сугыш тәмамлана. Петр Иг­натьевич сугыштан соң I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, юбилей медальләренең исәбе юк.

Ветеранның тормыш иптәше Анастасия Михайловна да Бөек Ватан сугышы ветераны булган, шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Кызганычка каршы, ул инде вафат. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары, өч оныгы, дүрт оныкчыгы ветеранда еш кунак булалар. Яше туксаннан узса да, ул әле бакчада эшли. Үз куллары белән булдырган җиләк-җимеш бакчасы турында го­рурланып сөйли. Ике ел элек бөтен уйңалыклары булган фатир биргәннәр үзенә, гаражы, машинасы бар.

Еллар узса да, Петр Игнатьевич һаман да шат күңелле булып кала бирә. Элегрәк тә ул мөхәррияткә кергәләп йөри иде.

– Без, Минзәлә районының Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан тапшырылган бүләкләр, котлаулар өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Айдар Салаховка зур рәхмәтләребезне белдерәбез, – ди отставкадагы офицер.

1 апрельдә 91 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт ветераны тор­мыштан ямь табып, матур итеп яши бирә.

– Уен-көлкесез яшәп булмый, – дип елмая ул. – Фронтта да, хезмәттә дә, тормышта да. Шундый булып туганмын инде мин.

Япь-яшь килеш дәһшәтле сугышта утны-суны кичкән, ачлык, яра­лану, югалтулар кичергән, әмма шуңа да карамастан, киләчәккә планнар корып яшәүче кешенең күңел күтәренкелегенең сере бәлки шундадыр?

Әлфинә ВОРОБЬЕВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International