Үз кызларыдай яраталар

2015 елның 5 июне, җомга

Илзира Абдуллина 9 елдан артык Түбән Тәкермән авылында социаль хезмәткәр булып эшли.

Бүгенге көндә ул дүрт тыл хезмәтчәне һәм өч инвалидка хезмәт күрсәтә. Илзира Фадаеловна әлеге эшенә бар күңелен биреп эшли. Кибеттән азык-төлек, хуҗалык-кирәк яраклары алып кайту, өйләрен җыештыру, ашау пешерү, даруханәгә бару, хастаханәдә йөртү, белешмәләр тутыру кебек гадәти көнкүреш хезмәтләре башкарудан тыш, ул аларга рухи яктан да ярдәм итә.

Бәйрәмнәрдә һәм туган көннәрендә үз клиентлары­на ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп, аларга тәбрикләү сүзләре әйтә, бүләкләр бирә. Күңелләре тулып киткән чакларда бергәләп җыр җырлыйлар.

Илзира Фадаеловнаның клиентлары ил-көн яңалыклары белән дә актив кызыксынып торалар. Шуңа күрә ул һәрдаим аларга газета-журналларда, китапларда язылган кызыклы мәгълүматларны кыч­кырып укый. Соңыннан исә әлеге темалар буенча бергәләп фикер алышалар.

Илзира Фадалеевнаның клиентлары да аның килгәнен түземсезлек белән көтеп алалар, үз кызлары кебек яратып, “кызым” дип эндәшәләр.

Марина МАКАРОВА,

халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International