18 майдан 19 июньгә чаклы ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсенә иминият взнослары буенча бурычларны кайтарту максатыннан Минзәлә районында айлык уздырылды.
Акция барышында, суд приставлары һәм Пенсия фонды хезмәткәрләре тарафыннан бурычлы иминиятләүчеләрнең эш урыннарына (базарга, сәүдә үзәкләренә), тору урыннарына 10 рейд уздырылды. Нәтиҗәдә, 49 шәхси эшмәкәрнең иминият взнослары буенча 630 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды. Бүгенге көнгә шуларның 34е (гомуми суммасы 304 мең сум) үз бурычларын кайтардылар инде. Ә иминият взнослары буенча бурычлары һаман да җыелып килүчеләрнең мөлкәтенә (шул исәптән автотранспортка) арест салынды, Россия Федерациясе чигенннән чыгарга һәм автотранспорт белән мөлкәткә теркәү гамәлләре үткәрергә ярамаганлык хакында чаралар күрелде. Мөлкәтләрен саклап калу максатыннан, Пенсия фондына бурычлары булган шәхси эшмәкәрләр кыска вакыт эчендә әлеге бурычларын түләргә тиеш.
Әгәр дә шәхси эшмәкәр 2014 ел өчен салым инспекциясенә отчет тапшырмаган икән, Пенсия фондында керемнәр хакында бернинди дә мәгълүмат булмаячак һәм иминият взнослары хезмәткә түләүнең сигез минималь күләме рәвешендә, ягъни 138 600 сум күләмендә түләттереләчәк, дип хәбәр итә ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Эльвира Хабибуллина.