Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы ветеринария бүлегенең 1 нче курс студенты Альбина Шәмсетдинова билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат булды.
Альбина 2014 елда 15-17 яшьлек кызлар арасында дөнья чемпионы булды, ике тапкыр 2014 һәм 2015 елларда 15-17 яшьлек кызлар арасында Татарстан чемпионкасы булды, күп тапкыр Россия һәм Татарстан ярышларында призер булып калды. Альбина 75 кг га кадәр авырлык категориясендә көрәшә. Ул тренер- укытучы Рәмзил Бәдриев кулы астында шөгыльләнә.