Төбәктәге иң беренче Сабан туе

2015 елның 29 мае, җомга

30 майда , 10 сәгатьтә, Минзәлә районының беренче Сабан туе Әтрәкле авылында булачак. Максаты – бу төбәктә яшәүче халыкка аралашу мөмкинлеге тудыру. Актаныш-Мөслим-Минзәлә якларында туганлашып яшәүчеләр бик күп бит.

Бу авылда елдагыча Сабан туенда профессиональ җырчылар: Раяз Фасыйхов, Гөлназ Сираева, Ринас Әхмәтов, «Болгар» һәм «Умырзая» бию ансамбльләре чыгыш ясаячак. Тирә-юньнән килгән иң көчле көрәшчеләр бил алышачак, ат асраучылар күп хәзер, димәк чабышкы атлар да, юртаклар да булачак.

Биредә бәйрәмне зурлап, килгән һәркемне хөрмәтләп үткәрә беләләр. Шуңа быел да әзерлек эшләре югары дәрәҗәдә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International