Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шушы ел кысаларында күләме һәм ниятьләре белән тиңдәше булмаган яшел ял итү зоналарын гаять зур күләмдә грандиоз реконструкцияләү программасы тормышка ашырыла башлады. Республика Лидеры ниятенчә, парк һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә ял итү культурасын формалаштырачак. Ял итү зоналарында һәркемгә үзенә кирәкле шөгыльне табу өчен шартлар тудыру мөһим. Табигатьтә ял итүнең өстенлекләре белән шәһәрдәге уңай шартларны берләштергәч, яшел ял итү зоналары җәмәгать тормышының яңа учакларына әйләнәчәк.
Шул уңайдан без районның баш архитекторы Илсөя Рәис кызы ГАТИНАГА берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Илсөя Рәисовна, безнең шәһәребездә ничә парк һәм сквер исәпләнә?
– Шәһәребездә Ленин, Муса Җәлил исемендәге, Җиңү, Солдат һәм Нефтяниклар парклары һәм Школьный, Театраль, Троицкая, Больничный скверлары бар. Аларда шәһәребездә яшәүче һәм кунакка килүчеләр бик теләп ял итәләр.
– Белгәнебезчә Җиңү паркы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ремонтлана башлаган иде. Парклар һәм скверлар елы кысаларында анда нинди эшләр башкарыла?
– Рөстәм Миңнехановның яшеллек, матурлык өчен кайгыртуы, кешеләргә уңайлы мохит тудырырга омтылуы, балаларга ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен, гаилә белән ял итү мөмкинлеге тудыруны максат итеп куюын һәр минзәләле бик җылы кабул итте. Без парк һәм скверларны яңартып, төзекләндереп республика лидерының инициативасын тормышка ашыру өстендә эшлибез дигән сүз. Җиңү паркын реконструкцияләүгә республика хөкүмәте 7 миллион 590 мең сум акча бирде. Шул акчаның бер өлеше – төзелеш материальлары белән, каралган өлешен – акчалата. Әле моның өстенә район бюдҗетыннан 4 миллион сумлык төзелеш эшләре дә башкарылачак. Өстәвенә, бирегә бизнес вәкилләре дә үз акчаларын кертер дигән өмет бар.
– Җиңү паркында бүгенге көндә нинди эшләр башкарылды?
– Паркның үзәк мемориаль аллеясына Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройларының, Дан орденнарының тулы кавалерларының бюстлары, танк монументы урнаштырылып, реконструкцияләнде. Тиздән пушка һәм самолет монуменлары урнаштырылачак. Төзелеш эшләре башланганга ике айдан артык вакыт үтте, хәзер бу парк зур үзгәрешләр кичерә.
– Үзгәрешләр кичерә дидегез, анда тагын нинди эшләр эшләнәчәк?
– Биредә балаларга уйнар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм балалар автомобильләре белән бергә махсус мәйданчыкны Чаллы шәһәренең “Автострой” ҖЧҖ төзүчеләре эшләячәк. Спорт – футбол, балалар тренажерлары белән бергә булган мәйданчыгын “Сфера” ҖЧҖ төзүчеләре, парк тирәли велосипед юлын, балаларга роликларда йөрү өчен “Чиста шәһәр” МУП төзүчеләре төзиячәк. Әлеге мәйданчык тулысынча асфальтланачак. Шулай ук бу паркта ветераннар өчен ял итү зонасы да төзеләчәк. Бу ял итү зонасындагы юлларга һәм башка мәйданчыкларга брусчатка җәеләчәк. Монда ветераннарның ял итү зонасында алма,миләш, чыршы, нарат, каен, юкә агачлары да утыртылачак.
Ял итү зонасында эскәмияләр ясалып куелачак һәм алар янәшәсендә генә чүп салу өчен урналар да урнаштырылачак. Бер почмакта ике биотуалет та булдыру каралган. Тагын бер балалар спорт мәйданчыгында карусель, таган (атыну өчен), тирбәлмә урындык, балаларга шуып төшү өчен кечкенә таучык һәм башкасы булачак. Бу урында кыш көне Яңа ел елкасы кую өчен урын да калдыру планлаштырылган.
Юсия Шумкова:
– Мин үзем күптәннән лаеклы ялда. Гел өйдә генә ятып булмый, саф һава суларга паркка чыгамын. Элек тә бу паркта йөрдем, хәзер бигрәктә монда чыгарга күңелем ашкынып тора, ул көннән-көн матурлана, анда балалар уйный, яшь әниләр коляска белән йөриләр.
Камил Афзалов:
– Мин шәһәр үзәгендә яшим. Вакытым булган саен монда килеп ял итәмен. Бу паркта үзеңә охшаган спорт төре белән шөгыльләнергә була. Гомумән, һәркемгә монда спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылган. Шәһәребезнең Җиңү паркы төзекләндерелгәч, халыкның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әвереләчәгенә шигем юк.
Республика башкаласында паркларны һәм скверларны төзекләндерү проектлары белән Рөстәм Миңнехановны март аенда таныштырдылар. Реконструкциягә керешкәнче, тапшырылган эшне халык белән сөйләшеп, фикер алышулар кирәк дигән идеяне Президент хуплады. Хәзер инде һәрьяклап проектларны җәмәгатьчелек тыңлаулары башланды. Республикабызда 2015 елда бөтенесе 160 парк һәм скверларны төзекләндерү планлаштырыла. Әлеге максатка район һәм шәһәрләргә республика бюджетыннан 1 млрд сум акча җибәреләчәк. Киләчәктә республикада планда каралган яшел зоналарны тәртипкә китереп, яңа 800 гектарда яшел зоналар булдыру каралган.