Казанда хөрмәтләделәр

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан һәм Бөтенроссия предмет олим­пиадалары җиңүче һәм призерларын хөрмәтләделәр. Анда 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укы­тучысы Лилия Гайнуллина һәм аның укучысы Гүзәл Рәхмәтуллина катнашты.

Гүзәл Рәхмәтуллина татар теле һәм әдәбияты буенча республикада җиңүче булган иде. 4-8 нче сыйныф укучылары арасында республика олимпиадаларында җиңүчеләр саны 50 иде.

Укучыларның барысына да электрон китаплар бүләк иттеләр, ә укытучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата сертифи­кат тапшырдылар. Бу чарага безнең районнан тагын ике укучы барды, алар шулай ук 1 нче мәктәп укучы­лары. 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Бәдриева – астро­номия буенча республика олимпиадасы призеры, ә 11 нче сыйныф укучысы Нияз Муллагалиев җәмгыять бе­леме буенча призер булган иде.

Аңарчы Минзәләдә “Оазис” күңел ачу комплексында төрле фәннәр буенча Россия һәм республика олимпи­адаларында катнашкан 44 укучыны һәм аларны олим­пиадага әзерләгән укытучыларны тәбрикләгәннәр иде.

Дарина Гордеева, 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сый­ныф укучысы:

– Республика олимпиадасында район данын тарих фәне буенча якладым. Дөресен әйткәндә, үземнең нәтиҗәм белән канәгать түгел. Белмим, беренче тапкыр катнашкангадыр, бик дулкынландым. Киләсе елга тагын үземне сынап карыйсым һәм призлы урын аласым килә. Археолог яки архитектор буласым килә, әлегә хәл итмәдем әле. “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын укыйм, мәктәп темасына багышланган мәкаләләр ошый.

Елизавета Архипова, 2 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы:

– Без технология фәне буенча республика олимпи­адасына бардык һәм призер булдык. Бик тырыштык һәм уңышыбыз белән канәгать. Киләсе елга кабат республика олимпиадасында катнашырга уйлыйбыз. Мин тегә, бәйли, аш-су әзерли беләм. Бу тормышта һәр хуҗабикәгә кирәк. Минем шигарем – алга, алга һәм тагын бер кат алга. Район газетасын укырга яра­там, “Яшьләр меридианы” рубрикасы ошый. Замана яшьләре турында уку кызык, алар ничек яши, нәрсә белән мавыга, нинди уңышларга ирешә.

Антонина Димухаметова, Калтак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы:

– Мин республика олимпиадасында мари теле һәм әдәбияты буенча 5нче урын алдым. Минем өчен бу яхшы нәтиҗә. Мин әти-әниемә ярдәмнәре һәм мари теле укытучысы Алевтина Филимовнага тирән белем биргәне өчен рәхмәтле. Минем ярат­кан фәннәрем, әлбәттә, мари теле һәм әдәбияты, физкультура, математика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International