Хезмәткә мотивация көчле

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

“Әнәк” агрофирмасына караган Мөшеге бүлекчәсендә хуҗалыкның уңган механизаторлары без булган көнне Мөслим районы белән чиктәш булган басуда соңгы гектарларны чәчә иделәр.

Монда сөренте җирләр барысы 2071 гектар тәшкил итә, шуның 98 гектарына көздән үк арыш чәчелгән. 51 гектарын кәҗә үләне били. Быел яз көне “Багрец” сорт­лы 1 репродукцияле 174 гектар арпа һәм “Экадо-66” сортлы шулай ук 1748 гектар 1 репродукцияле язгы бо­дай чәчелде.

– Егетләргә сүз тидерерлек түгел, – ди хуҗалык җитәкчесе Камил Шәймарданов. – Бөтен тырышлыкла­рын салып эшләделәр. Без, узара килешенеп, көндәлек нормасын үтәгәннәргә премиаль чаралар да куллана­быз. Орлык инкрустацияләүдә эшләүче ирле-хатынлы Гөлназ һәм Валерий Федоровлар 5104 центнер орлык агулаган өчен генә дә ике атнага 31 мең сумнан артык акча исәпләнгән. Әле шул бер тонна орлык агулаган өчен бер кило фураж, өч кило печән, бер тонна орлык­ны төягән өчен эшчегә 0,5 кило печән, ә машинистка 1,5 кило печән биреләчәк икән. Машинистка 500 тонна­дан артык орлык агулаган өчен 40 килолы бозауны да бушлай бирү каралган.

Басуда эшләүче яшь егет Рафыйк Загертдинов (рәсемдә) Менделеевский шәһәреннән кайтып биредә эшли башлаган һәм ул МТЗ-1221 тракторы белән бүлекчәнең 80 процент җирен тырмалаган. Хәзер ул К-701 тракторы белән чәчү алдыннан җирләрне культивацияләүдә эшли. Чәчүдә «Джон Дир» тракто­рында ДМС чәчү комплексы белән аталы-уллы Вале­рий һәм Илдус Солтановлар хезмәт куйган. Хәзер чүп үләннәренә, корткычларга каршы микро-ашламалар кулланып эшлиләр. Чәчүлекләргә гектарына 4 кило исәбеннән «Бионикс кеми» дигән препарат куллана­лар. 98 гектарлы арыш басуын МТЗ-1221 тракторын­да «Амазоне» сиптергече белән Мирхәт Гәрәйханов сиптергән, аңа химик препаратны Ирек Фазлыев салып торган. Аларга суны КамАЗ автомашинасы белән Әнәс Харисов ташып тора. Андрей Федоров, Зәки Насыйров, Вазыйх Хәмәтвәлиев, Фәрит Нургалиев, Ирина Ханова кебек хезмәт батырлары яңгырдан соң килгән кояшлы көннәрнең һәр минутын файдаланып калып, чәчүне агротехник срокларда тәмамларга мөмкинлек биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International