Журнал белән бүләкләнде

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгының алдынгы са­вымчысы Раушания Асмано­ва быел да сынатмый. Ул дүрт айда үз төркемендәге һәр сыердан бер мең килограмм­нан артык сөт сауды. Шушы күрсәткечләре өчен аны Татар­стан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгы 2015 елның икенче яртыеллыгына «Сөембикә» журналына подписка белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International