Күңелле ял итик

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Барлык авылдашларымны, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен, кунакларны милли бәйрәм – са­бан туе белән котлыйм һәм як­ташларны Әтрәкле авыл Сабан туена чакырып калам.

Сабан туе – безнең иң ма­тур гореф-гадәтләребезнең саклануын күрсәтүче, халыкның олысын, кечесен туплаучы,барыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәме ул. Истә калырлык шатлы­клы мизгелләргә үрелеп ба­ручы Сабан туеның күтәренке рухы киләчәктә армый-талмый хезмәт кую, игелекле гамәлләр кылу өчен кәеф күтәренкелеге көч-дәрт бирер дип ышанам.

Хөрмәтле якташлар, ба­рыгызны да 30 майда 10 сәгатьтә башланачак авыл Сабан туена чакырабыз һәм 31 майда 9 сәгатьтә булачак ярминкәдә көтеп калабыз! Ал­дагы көннәребез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле үтсен, өстәлләребездә ризыклар мул булсын!

Радик Фәттахов,

“Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International