Традициягә тугры калып, районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауны быел да дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелгән бу чорда сезнең буынның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары хөрмәт һәм соклану уята, казанышлары тагын да көчлерәк яңгырый, аһәңе арта.
27 май көнне Вера Васильевна ЛАГУНОВА (Минзәлә) 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләкләр тапшырылды.
27 май көннне Фәния Әмирзаһит кызы МИРГАЯЗОВА (Минзәлә) 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
Флюра Хәсән кызы ӘХМӘДИЕВА (Хуҗәмәт), Рафис Сәхәп улы КОРБАНГАЛИН (Түбән Тәкермән) 80 яшьләрен тутырдылар.
Мөнирә Габдрахман кызы ГАЙНУЛОВА (Минзәлә), Әнисә Габдрахман кызы ИСРАФИЛОВА (Минзәлә), Николай Егорович НОВИКОВ (Хуҗәмәт), Валентина Александровна СЕКУНОВА (Белопахотное), Лира Хәсән кызы ТИМУРШИНА (Минзәлә) 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да олуг юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Халкыбыз, Татарстаныбыз һәм районыбыз хакына кылган хезмәтегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәт!
Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр район тормышында актив катнашсын, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яуласын. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сезнең йөрәгегездә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши. Теләкләрнең иң зурысы – сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле, тыныч гомер кичерергә язсын.
Ихтирам белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.
(Мәгълүматлар район социаль яклау бүлегеннән алынды.)