Мөһим көн

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

“Татарстан – музей язы” республика акциясе кысаларында туган якны өйрәнү музеенда тантаналы шартларда район мәктәпләрендә укучы, 14 яшь тулганнарга РФ гражданины паспортлары тапшырылды.

Тимерлан Нуриев (1 нче урта мәктәп):

– Мин Россия граждани­ны булдым, бу - минем өчен горурлык. Минем әнием һәм әбием эштә. Өйгә кайткач, беренче эш итеп аларга үземнең яңа паспортымны күрсәтәчәкмен. Шундый бәйрәм хөрмәтенә өйдә мине бәйрәмчә кичке аш көтәчәк.

Лилия Мөнирова (2 нче урта мәктәп):

– Бүгенге тантана­га яхшы кәеф белән әзерләндек. Минем өчен үз илеңнең гражданы булу мактаулы. Олы тормыш­ка юллама алып, без яшь кешеләр районның, илнең киләчәге өчен үзебезнең җаваплылыкны аңлыйбыз һәм РФ гражданы исемен лаеклы йөртәчәкбез.

Рамилә Галимова (2 нче урта мәктәп):

– Минем өчен бүген дулкынландыргыч көн. Үземне инде олы дип хис итәм. Паспорт алуны безнең һәрберебез олы мөстәкыйль тормыш баш­лана дип аңлый.

Ленар Фазылов (3 нче урта мәктәп)

– Мин бөтенләй дул­кынланмыйм, миңа бүген ярдәм итәргә әнием һәм әбием килде. Паспорт без­не гомер буе озата барачак. Минем өчен бу зур тормыш­ка документ, балигъ булу юлында мөһим адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International