Республиканың яңа дәүләтчелегенә – 25 ел

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Быел Татарстанның автоном дәүләт булып яши башлавына 95 ел тула. Шушы вакыт эчендә республикабыз һәрьяклап үсеп, үзгәреп бөтен дөньяга танылган ныклы Татарстанга әверелде.

1945 елның 24 февралендә чыккан “Ленин Байрагы” район газетасын­да да ТАССР төзелү темасы киң яктыртылган. Ике табак биттә Татарстан Автоно­мияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан Татар­стан АССР Югары Советы Президиумы, Татарстан АССР Халык Комиссарла­ры Советы һәм Бөтенсоюз Коммунистлар (большеви­клар) Партиясе Өлкә Коми­теты мөрәҗәгате басылган. Әлеге тарихи юллар сезгә дә кызыклы булыр дип уй­лыйбыз:

“...Бөек Октябрь Со­циалистик Революциясе, патша властен бәреп төшереп, алпавытлар- капиталистлар изүен һәм милли изү богаула­рын җимерде, илебездәге барлык халыкларга азат­лык китерде. Нәтиҗәдә татар халкы үзенең милли дәүләтен төзеде, формасы белән милли һәм эчтәлеге белән со­циалистик культурасын үстерде. Үзенең милли дәүләтен төзүдә, үзенең экономикасын һәм куль­турасын үстерүдә та­тар халкы һәрвакытта да бөек рус халкының ярдәменә таянды һәм таяна. Бу ике халыкның бозылмаслык дуслыкның гасырлар буена килгән җепләре һәм чит илләрдән килгән баскыннарга кар­шы, патшалыкка һәм ал­павытлар-капиталист­лар изүенә каршы гомуми көрәш берләштерде.

Якты көннәр килеп җитте, татар халык шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән чагылды­рылган халык өметләре тормышка ашты. Тукай: “Иң бөек максат безнең хөр мәмләкәт – хөр Ру сия!” дигән иде...

Татарстан АССРның төзелүенә 25 ел гына булса да, бу вакыт эчендә Татарстан танымаслык булып үзгәрде. Фән, куль­тура, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешелде. Республикабызның баш­каласы Казан – вузлар шәһәренә әйләнде. Рус һәм татар телләрендә йөздән артык газета чыга. Татарстан то­таштан грамоталы ре­спубликага әверелде...”

Мөрәҗәгать һәр һөнәр иясенә аерым язылган. Мисал өчен, Кадерле эшчеләр, эшче хатын- кызлар, колхозчылар, фән, культура һәм сәнгать работникла­рына мондый сүзләр юлланган: ”Советлар патриотының кайнар йөрәге тибә торган һәрбер кеше социали­стик Ватаныбызның на­мусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген кадерле са­наган һәр граждан орден­лы Татарстанның 25 ел­лыгы хөрмәтенә сөекле анабыз – Ватанга үзенең производство бүләген хәзерләсен.

“Шәһәр хезмәт ияләренә исә мондый боерык бирелә: “Авылга ярдәмне көчәйтегез, рай­оннарга, машина-трак­тор станцияләренә, к о л х о з - с о в х о з л а р г а шефлыкны ныгыты­гыз, МТСларны трак­торлар һәм комбайннар өчен запас частьлар белән тәэмин итегез. Татарстанның социа­листик авыл хуҗалыгын күтәрүгә актив булыш­лык итегез”.

Я з у ч ы л а р , шагыйрьләр, худож­никлар, музыкантлар һәм артистлар” да мөрәҗәгатьсез калма­ган: ”Республиканың юбилеена әдәбиятта һәм сәнгатьтә безнең бөек Ватаныбызны, аның батыр улларын һәм кызларын, СССР халыкларының туган­нарча дуслыгын дан белән бизи торган яңа әсәрләр тудырыгыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International