2 июльдән 10 сентябрьга чаклы Кырым республикасында «Таврида» дип исемләнгән яшьләрнең Бөтенроссия белем бирү форумы үткәрелә.
Әлеге форумда тугыз тематик смена эшләре тәкъдим ителәчәк (шуның 7сендә Татарстан делегациясе катнаша, икесендә исә Кырымда яшәүчеләр генә). Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит ил дәүләтләреннән барысы 4500 кеше чакырылачак. Алар арасында театр һәм кино режиссерлары, актерлары, дизайнерлар һәм урбанистлар, рәссамнар һәм скульпторлар, тарихчылар, эзләү отрядлары һәм хәрби-патриотик клуб вәкилләре дә бар.
Форумда үз һөнәри эшчәнлеген смена тематикасы белән бәйләргә теләгән 18-30 яшьлек һәркем катнаша ала. Моның өчен Форум сайтындагы сайлап алу конкурсын уңышлы узарга гына кирәк. Сайлап алу конкурсында катнашу өчен заявкаларны теркәү 25 майга кадәр www.forumtavrida.ru сайтында тормышка ашырыла. Тулырак мәгълүмат алау өчен районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.