Әтрәкледә – ярминкә!

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Әтрәкле авылында ярминкәнең чираттагы­сы 31 май көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр Минзәләдән генә түгел, Актаныш һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр дә үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала. Ит сорап йөрүчеләр күп булгач, бу юлы хуҗалык җитәкчесе, район Со­веты депутаты Радик Фәттахов 15 үгез һәм тана суячакмын ди.

Ит бәясе базардагыдан очсыз!

Ярминкәдә коймак белән чәй, шашлык тәкъдим ителә, изге чишмә суына йөртү өчен уңайлы савыт сатыла, күңелле концерт программасы һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәр.

Сезне бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз!

Иткә алдан заявкалар кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International