Җәмәгатьчелек Миңнехановка ышаныч белдерә

2015 елның 26 мае, сишәмбе

 Җәмәгатьчелек 12 майдан Президент праймеризында катнашу өчен кандидатларны тәкъдим итүгә старт бирелүен хәбәр итте. Әлеге праймеризларның уникальлеге шунда: беренчедән, Россиядә узучы башлангыч президент сайлауларының иң беренчесе бу, икенчедән, партия власте аны уздыруны 14 иҗтимагый оешмадан торган инициатив төркемгә ышанып тапшырган.

 Инициатив төркем әгъзалары белдергәнчә, аларның төп мак­саты – праймеризның ачык бу­луын тәэмин итү. Бу исә һәр та­тарстанлыга башлангыч тавыш бирү процессын күзәтә алу яки сайлап алучы буларак турыдан- туры катнаша алу мөмкинлеген тудыру дигән сүз.

Президент праймеризына катнашу өчен кандидатларны Татарстанда эшләп килүче һәр иҗтимагый оешма тәкъдим итә ала. Үз-үзен тәкъдим итүчеләргә килгәндә, “Бердәм Россия” пар­тиясе әгъзалары бу эшне шәхсән үзләре башкара, ә фиркагә кермәгән затлар “Бердәм Рос­сия” партиясе әгъзаларыннан ун имза җыярга тиеш.

Праймеризда кандидат була­рак катнашырга теләүчеләр 5 июньгә кадәр махсус гариза тап­шырырга бурычлы. Праймериз­да җиңгән кандидатны “Бердәм Россия” президентлыкка канди­дат итеп тәкъдим итәчәк.

Шушы вакыт эчендә берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазыйфаларына кандидат итеп Татарстан ли­деры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итү хакында карар ка­бул итте инде.

Республикабызның иң югары рәсми затына кандидат тәкъдим итүдә пария эчендә башлангыч тавыш бирүне оештыручылар булып җәмәгатьчелек торуы белән Татарстан ил күләмендә беренче регион булып тора. Праймеризның ачык булуын тәэмин итү өчен махсус сайт булдырылган – www.праймериз- рт.рф.

Елена Сысоева, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Минзәлә райо­нындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе:

– Минзәлә районында “Бердәм Россия” партиясеннән праймеризда катнашу өчен 254 депутатлыкка кандидат теләк белдерде. Шуларның 25 е – Минзәлә шәһәр Советы депутатына кандидат. Оеш­тыру комитеты тарафыннан Минзәлә районы буенча 774 сайлап алучы расланды: 387се – “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, 387 се – иҗтимагый оешмалардан (болар тавыш бирергә хокуклы 18 яше тул­ган РФ граҗданнары). Районда праймериз 20 мәйданда узды: берсе – шәһәрдә, 19 ы – авыл җирлекләрендә. Депутатлыкка кандидатларның шәхси сай­лау алды программасын сай­лап алучылар игътибар белән тыңладылар һәм бәяләделәр. Тавыш бирү яшерен рәвештә узды. Әлеге мәйданчыклар нәтиҗәсе буенча 13 сентябрьдә узачак сайлауларга һәр авыл җирлеге һәм Минзәлә шәһәре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим итү өчен нигез булып торучы кан­дидатлар рейтингы төзеләчәк. Праймериз нәтиҗәләре 10 июньгә чаклы расланачак.

Россиялеләр, шул исәптән татарстанлылар өчен, праймериз процедурасы – партия эчендә башлангыч тавыш бирү – әлегә яңалык булып тора. Мондый тавыш бирү схемасы бик гади. Бер партия кандидатлары сай­лап алучылар алдында чыгыш ясыйлар, ә соңгылары исә тавыш бирү юлы белән иң лаеклыны сайлый. Праймериз нәтиҗәләре буенча алга таба депутатлык­ка тәкъдим ителү буенча кандидатлар билгеләнәчәк. Әлеге процедура төп сайлауда бер партия кандидат­лары электоратлары якын булу сәбәпле бер-берсенең тавышларын “талап алмас” өчен уздырыла. Праймериз­да җиңелгәннәр шулай да төп сайлауларда катнашырга мөмкиннәр, ләкин бу очракта инде партия ярдәменнән тыш, ягъни бәйсез кандидат буларак.

Праймериз ачык, ягъни һәркем катнаша ала торган, һәм ябык була ала. Ябык праймеризда исә башлангыч тавыш бирүне уздыручы партия әгъзалары гына тавыш бирә ала. Моннан тыш, башка төрле вариантлары да бар. Кайбер чагында иң күп тавыш җыйган ике кандидат арасында икенче тур да уздырыла.

Праймериз күбрәк АКШ та уздырыла, башка илләрдә исә сирәгрәк. Бүгенге көндә “Бердәм Россия” партиясе регуляр рәвештә праймеризлар уздыручы бердәнбер партия булып тора. “Бердәм Россия” үзенең беренче праймеризын 2007 елда Дәүләт думасына көзге сайлау алдыннан уздырды. Быел да Татарстандагы праймериз хакында рәсми рәвештә “Бердәм Россия” партиясе генә белдерде.

13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнне Татарстан­да муниципаль сайлаулар да узачак. Кандидатлар 7720 депутат мандаты өчен көч сынашачак. Муниципаль со­вет сайлауларына “Бердәм Россия” спискасы буенча кандидатлар тәкъдим итү буенча сайлап алу прайме­ризы Татарстан буенча 924 мәйданчыкта узачак. Алар­да якынча 12 мең кандидат һәм 38,5 мең сайлап алучы катнашачак.

Праймеризга тагын бер таләп – ул альтернатива булу. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең тер­риториаль төбәк бүлекчәсе инициативасы буенча, быел һәр авыл җирлегендә кандидатлар белән очрашу уз­дырылачак. Әлеге очрашуда һәркем үзен борчыган со­рауларга җавап алу белән беррәттән, кандидат белән бергә авыл җирлеге үсеше программасын да төзи ала­чаклар. Чыгышлар тәмам булгач, сайлаучылар яшерен рәвештә тавыш бирәләр. Әлеге тавыш бирүләрнең нәтиҗәсе июньдә билгеле булачак, шуннан соң сайла­уга кандидатлар тәкъдим ителә.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы ви­це-спикеры Римма Ратникова: “Без зур булмаган авыл җирлекләрендә һичшиксез ун катнашучы булырга тиеш дигән максат куймыйбыз. Мандатка дәгъва кылучылар ким дигәндә 3-4 кеше булырга һәм үз программаларын тәкъдим итәргә тиеш. Булачак сайлаучы кандидатлык­ка кандидат булучылар белән очрашырга, ә һәр канди­дат үз авыл җирлеге, авылдашлары проблемаларын белергә тиеш.

Минзәлә районында “Бердәм Россия” сәяси партиясе 2015 елның 13 сентябрендә узачак сайлауда катнаша­чак кандитатларны сайлап алу максатыннан 13-21 май көннәрендә праймериз уздырды.

 

 Җәмәгатьчелек Республиканың үсеше һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләренең күбесе Рөстәм Миңнеханов казанышлары белән бәйле булуын билгеләп үтә. Шул рәвешле иҗтимагый оешма вәкилләре Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдереп, Республика үсешенә юнәлдерелгән Стратегиясен хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International