Районыбыз хуҗалыклары барлыгы 40 мең гектардан артык язгы чәчү үткәрделәр. «Дәүләтов» КФХсы яшелчәләрне – 75, бәрәңгене 100 гектарда утыртты. Хәзерге вакытта район хуҗалыклары кырларында үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау, чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә. «Заиковский» ҖЧҖ, «Органик Групп-Чулман» идарәче компаниягә караган барлык хуҗалыклар, «Мензелинские зори» агрофирмасының «Калморза» хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүне тәмамладылар. Бүгенгесе көнгә район хуҗалыклары 66,7 тонна сөт җитештерәләр, алар май башыннан алып сөт җитештерүне 4 тоннага арттырдылар. 20 май көнне уртача һәр сыердан 11,6 килограмм сөт савып алынды.