Минзәлә шәһәрендә туган Ирина Анатольевна Будрина, 2 нче урта мәктәпне һәм педучилищеның мәктәп бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган. Газета укучыларыбызга үзенең яраткан шөгыле – бәйләү осталыгы белән таныш. Училищены тәмамлагач, 4 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли һәм 5 нче номерлы балалар бакчасында 23 ел тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзер судта эшли.
Ирина 6нчы сыйныфта укыганда ук (аны әбисе өйрәтә) бәйли башлый. Башта балаларга шарфлар, башлыклар, кофталар бәйли. “Экономияләү максатыннан бәйли башладым, ул елларда балалар киемнәренә кытлык иде (балалары 1982, 1983, 1992 елда туганнар), соңыннан күргәзмәләр өчен бәйләдем (1985 елдан 2008 елга кадәр 5нче номерлы балалар бакчасында эшләдем), август конференцияләрендә, “Мастерлар шәһәре” ярминкәләрендә катнаштым. Иринага күбрәк сувенирлар бәйләү ошый төшә (чәчәкләр, кактус-инә куйгыч).
Хобби рәвешендә башланган эш, соңгы елларда көтмәгәндә табыш китерә башлый. Ул заказга төрле әйберләр бәйли, яңа техника һәм узорлар өйрәнә. Бәйләү өчен ул һәр буш минутын куллана. Мунчала, башмаклар, пинеткалар, тоткычлар яхшы сатыла. (рәсемдә Ирина Будрина үзенең бәйләгән әйберләре белән).
Үзенең осталыгын эш сөюче хатын-кыз оныгы Валериягә тапшыра. Бәйләүдән тыш ул балык тоту, фотога төшерү, видеога төшерү белән дә кызыксына, гөмбә, җиләк җыярга да ярата.
Аның әнисе – Галина Ильична Наумова, Изыскатель урамының 1/1 йортының 10нчы фатирында яшәүче (ул 1940 елгы) шулай ук матурлыкның кадерен белүче һәм тудыручы. Аның йортын үрмәләп үсүче гөлләр чорнап алган, ул шундый матур. Чәчәкләрнең ул төнлә ябыла торганнарын шәмәхә һәм ал төсләрен үстерә. «Башта ул тюльпаннар, флокслар, аннары хризантемалар, гладиолуслар, астралар үстерде», – дип искә ала аның кызы. Автобуста яисә Галина Ильинична йорты яныннан узып баручылар бу матурлык белән хозурлана ала. Аның өендә, балкон астында аның идеясе белән машина шиныннан аккошлар ясалган (хәзер анда берәү генә), аларны ире Анатолий Иванович Дедюхин ясаган. Ире дә чәчәкләр ярата, төрле балта эшләрен башкара, агач белән эшли белә, балконнар тышлый һәм башка бик күпләр башкара. Әгәр дә иренмәсәң һәм нинди дә булса һөнәргә ия булсаң, бернинди кризис та куркыныч түгел.