Кайсы җирлек халкы күпме сөт саткан?

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Беренче графа-авыл җирлекләре исеме, икенче- шул җирлектәге сыерлар саны, өченче-быелның беренче кварталында җирлек халкыннан җыелган сөт (литрларда)

Наратлы Кичү 273 161 000

Кадрәк 190 66 584

Урыс 180 47 300

Әтрәкле 271 47 120

Югары Тәкермән 153 29 335

Тауасты Байлар 232 28 636

Бикбау 134 26 900

Иске Матвеевка 125 21 600

Аю 94 19 920

Яңа Маҗын 77 17 700

Иркәнәш 182 17 500

Яңа Мәлкән 62 17 100

Воровский 45 16 800

Николаевка 108 16 420

Юшады 39 9159

Иске Маҗын 39 3913

Коноваловка 143 -

Хуҗамәт 92 -

Юртау 13 -

Район буенча 2452 228 528

Искәрмә. Коноваловка, Хуҗамәт, Юртау авыл җирлекләре халкыннан сөт җыелмый. Авыл җирлекләреннән сөтне ун эшмәкәр җыя. С. Табанаков Яңа Маҗын, З. Мирзасалихов Иркәнәш авыл җирлегендәге Кызыл Төбәк авылы халкының бер өлешенә сөт җыйган өчен акчаны соңга калып биргән. Сөт җыючы Әкрәм Госманов авыл халкыннан сөт җыйган өчен акчаны бирмәгәч, республикага танылды.

Атна саен була торган республика күләмендәге видео конференциянең берсендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов халыктан җыелган сөткә акчаны түләүгә борчылуын белдерде. Баксаң бу юлдан чыгуның бик биңел һәм нәтиҗәле юлы бар икән-Кукмара, Балтач районнарында халыктан сөтне хуҗалык җыя һәм суытып тапшыра. Бүгенге көндә район җирлегендә 1 литр сөт өчен уртача 14 сум 80 тиен түләнә.

Дөрес министр субсидия турында әйтмәде. Россия һәм Татарстан хөкүмәте хуҗалыкларга сөт эшкәртү предприятиеләренә тапшырган өчен күмәк хуҗалыкларга аз булса да субсидия бирә. Тырышканда шәхси хуҗалыкларга да бу субсидияне алып буладыр. Фәкать авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе сөт җыючылардан документлар җыюны оештырса, тапшырылган сөт өчен акча артыр иде. Бу- сыерлар санын арттыру өчен өстәмә стимул бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International