Минзәлә районы – уртачадан югары

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторингы буенча комитеты 2014 ел өчен коррупциягә каршы мониторинг уздырды.

Нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасының коррупциягә каршы комитеты утырышы узды. Анда коррупциягә кар­шы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы урынбасары Нәкыйп Илдарханов катнашты:

– 2014 елгы коррупциягә кар­шы тору мониторингы пара­метрлары җыелмасы буенча Минзәлә районы – уртачадан югарырак. Әлбәттә, без моңа бик шат. Бу юнәлештә эш дәвам итә, позицияләрне бирергә уй­ламыйбыз.

Түбәндә безнең районга ка­гылышлы кайбер нәтиҗәләрне китерәбез:

* 2014 елда республиканың 7 районында коррупциягә бәйле җинаятьләр ачыкланмаган, шу­ лар арасында безнең район да бар.

* Татарстанның 12 муниципаль районында гражданнардан җирле үзидарә органнарының вазифаи затларына карата ТР Президент Аппаратына һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппара­тына мөрәҗәгатьләр кермәгән. Шул исәптән, безнең районнан да дәгъвалар юк.

* Республиканың 8 муници­паль районында муниципаль хезмәткәрләр белән эш сизе­лерлек активлашкан, бездә дә шулай.

* 2014 ел нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылар һәм студент­лар арасында коррупциягә ка­рата тискәре мөнәсәбәт фор­малаштыру максатында айга дистәдән дә ким булмаган ча­ралар узган, безнең район да шулар исәбендә.

Бик үк уңай булмаган нәтиҗәләр дә китерелә. Аерым алганда, мәгариф өлкәсендә:

– тулай торактан урыннар белән тәэмин ителгән студент­лар исәбе артуына да карама­стан, уку урынында яшәү буен­ча проблемалар бар. 17 муници­паль берәмлектә яшәүчеләрдән алынган сораштыручыларның өчтән бере бу турыда бәян итә. Минзәлә районы да шул исемлектә.

Сәламәтлек саклау

5 муниципаль район һәм ике шәһәр округында инде икенче ел рәттән сораштыручыларның 40 проценты медицина хезмәте күрсәтүдән канәгатьсезлек белдерә. Бу исемлеккә Минзәлә районы да эләккән.

ТКХ

Социологик тикшеренү мәгълүматлары буенча, ре­спуликада яшәүче халыкның 26 проценты торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфа­ты белән канәгать түгелләр. 6 муниципаль район һәм ике шәһәр округы аеруча ризасыз­лык белдерә, берсе – Минзәлә районы.

22 муниципаль берәмлектәге респондентлар чүп чыгару пробемасының кискен торуын белдерә. Бу проблеманы ике ел рәттән 8 муниципаль районда сораштырылган кешеләрнең 40 проценты белдерә. Безнең рай­он да шулар рәтендә.

6 районның норматив-хоку­кый актларында (актларның проектларында) корруцияле фактлар саны күбрәк ачы­кланган, безнең район да бу исмелккә кергән (40 тан артык кимчелек).

Шул рәвешле, 2014 ел нәтиҗәләре буенча районың җирле үзиадәрә органнары эшчәнлегенә рейтинг бәяләмәсе түбәндәгечә: 1 нче блок буенча – 2 нче урын, 2 нче – 10 нчы урын, 3 нче блок – 1 нче урын, 4 нче – 9 нчы урын, 5 нче – 11 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International